Һинд дине Ганага Һиндстаннан Британия Һиндстанын бүлгәннән соң Ватаныннан киткән синдх күченеп килүчеләре белән 1947 елда килгән.[1][2] BBC мәгълүматлары буенча Ганада иң тиз үсүче дин булып тора.[1] Һинд "Tehelka" журналы буенча илдә 12 500 Һинд дине тарафдары булган, шуларның 10 000 - е Африка этник килеп чыгышлы булган. Һинд дине вәкилләре булып илдә ике оешма тора: Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) [3] һәм Гананың Һинд дине монастыре - бу оешманы Свами Ганананда җитәкли.[1] Шулай ук Сатья Саи Баба һәм Рухи нур миссиясе тарафдарлары бар.[2][4]
Свами Ганананда илдә 5 Һинд дине гыйбадәтханәсен нигезләгән, шуларның беренчесен - 1975 елда.[5]
Беренче кришнаит дәгъвачылары Ганага 1981 елда килгән.[3]