Джон Декриц Олысы, шулай ук Джон де Криц (инглиз телендә: John de Critz, John Decritz; 1551 яки 1552 ел, Антверпен — 1642 елның 14 маеннан соңрак түгел, Лондон) — Англиядә Яков I һәм Карл I корольләре сарай яннарында эшләгән фламанд килеп чыгышлы рәссам-портретист.
Бала буларак әле районында испаннар һәм баш күтәргән Нидерланд яшәүчеләре арасында сугыш барган Антверпеннан Англиягә китерелгән булган. Художество белемен шулай ук Лондонда эмиграциядә яшәгән фламанд живописецы Лукас де Хере остаханәсендә алган. 1950-нче еллар ахырында Декриц Лондонда ирекле рәссам буларак үз остханәсен ача. 1603 елда ул король “сержант-рәссамы” (Serjeant Painter) почётлы дәрәҗәсен ала. Сарай янында бу вазифаны ул башта Леонард Фрайер белән бергә биләп тора, ә 1610-1619 елларда – Роберт Пик белән бергә. 1642 елның 14 маенда Лондонда күмелгән. Джон Декрицның иҗади мирасы булып беренче чиратта король гаиләсе һәм аңа замандаш булган Англиянең югары чиновникларның портретлары тора. Serjeant Painter буларак ул шулай ук башка осталарның картиналарыннан күчермәләр ясарга, үз живописе белән король сарайларын, кареталарын һәм көймәләрен бизәргә һәм төрле бәйрәм церемонияләре өчен декорацияләр барлыкка китерергә тиеш булган.
Аның улларыннан өчесе мәгълүм: шулай ук сарай яны рәссамы булган Джон Декриц Кечесе (1599 елга кадәр — 1642 елдан соң), Томас (1607—1653) һәм Эммануэль (1608—1665). Соңгы икесе шулай ук живописецлар булган.