Кальга дохтар

Кальга дохтар
Сурәт
Мәдәният Сасаниләр дәүләте
Дәүләт  Иран[1]
Административ-территориаль берәмлек Фирузабад[d][1]
Мирас статусы Иран милли мирасы[d][1] һәм Бөтендөнья мирасы объекты өлеше[d]
Мәйдан 71,2 һектар,
4694 һектар
Ирешү شش کیلومتری شمال شهر کنونی فیروزآباد[1]
Карта
 Кальга дохтар Викиҗыентыкта

Кальга Дохтар яки Гһале Дохтар яки Дохтар Кальгасы яки Деж Дохтар (фарсы телендә:دژ دختر, "Кыз Кальгасы"), Ардашир I тарафыннан хәзерге көндә Иранның Фарс останында б.э. 209 елда төзелгән кальга. Ул Фирузабад-Кавар юлы янында тау авышлыгында урнашкан.[2][3]

Кальганың исеме ул Анахита Алиһәсенә багышланганына ишарә итә, аңа "Кыз" төшенчәсе карый. Исфаһанны һәм Керманны парфяннардан яулап алганнан соң, Ардашир Пирузабадта кальга янында Гур шәһәрен (янә) төзеп аны башкаласы иткән. Парфия патшасын Ардаван V-не (Артабанус V-не) б.э. 224 елында бөек сугышта җиңгәннән соң, ул Деж Дохтар корылмасы янында Ардашир Сараен төзегән. Ардаширның дәү әтисе "Дарий шәһәре"ндә якындагы Дарбгирд гыйбадәтханәсендә Анахита Алиһәсенең мәшһүр каһине булган.

Кальга елгага һәм Фарс останыннан көньякка таба юлга карый торган югары таш кыяда төзелгән. Кальгага керү зур, турыпочмаклы манара эчендә биек капка юлы аша. Эчтә, киң баскыч юлы һәр якта сукыр ниша һәм көнчыгыш очта ике зур таяну урыны белән турыпочмаклы залга илтә. Бу тотып торылган баскыч юллары көнчыгыш очында айван һәм һәр ягында сукыр тәрәзә белән 14 x 23 м зур турыпочмаклы бүлмәгә өскә илтә.

Ул фараз ителгәнчә аркалы гөмбәз түбәле булган. Моннан тыш өченче катка һәм һәр почмакта гөмбәзле түбәне тота торган ¼ әйләнә сквинч белән зур турыпочмаклы бүлмәгә баскычлар бар. Моны һәр яктан бик калын диварлар тотып торган, мөгаен аның тигез торышын имин итәр өчен һәм гөмбәзгә көньяк якта спираль баскыч аша ирешергә мөмкин булган.[4] Фортификацияләнгән сарайда Сасанид сараеның һәм граждан архитектурасының күп кабатланучы хасиятләре бар: озын заллар, аркалар, гөмбәзләр, батырылган тәрәзәләр һәм баскычлар. Корылма шомартмыйча формаланган таштан һәм эремәдән тигез таралган, әмма өслекләр мөгаен каты гипс яки стукко капланышы белән тәмамланган булган, бу бизәү яки сурәт белән бизәлгән булырга мөмкин булган шома һәм элегант кыяфәт биргән.

1800 еллык кальга соңгы гасыр дәвамында башлангыч биеклегенең дүрт тирәсе метрын югалткан һәм белгечләр әгәр дә аны көчәйтер өчен кичекмәстән чаралар күрелмәсә кальга тиздән җимерелер дип кисәтә.[5]

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]