2011 ел халык санын алу буенча, Канадада Һинд дине тарафдарлары булып 497 200 кеше булган, ягъни халыкның 1,45 %-ы.[1]. Канада Һинд дине тарафдарлары өч төп төркемнең берсенә керә. Беренче төркемгә һиндле иммигрантлар һәм аларның токымнары керә. Һиндлеләр Канадага XX гасыр башында ук күчә башлаганнар. Бу төркемгә Һиндстаннан гына түгел, ә Фиджидан, Тринидад һәм Тобагодан һәм Суринамнан иммигрантлар керә. Икенче төркемгә Шри-Ланкадан эмигрантлар керә. Беренче берничә йөз Шри-Ланкалы Канадага 1940-ынчы елларда килгән. Икенче дулкын 1983 елга туры килгән, ул вакытта Ватаннарында тотрыксыз халәт 500 меңнән артык тамилны Канадада һәм башка көнбатыш илләрдә сыенырга мәҗбүр иткән. Өченче төркем - ул Һинд диненгә күчкән канадалылар. Күбесенчә алар Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте һәм Көнбатышта дәгъва иткән башка һинд оешмалары һәм гурулары тарафдарлары.
Ел | Процент | Үсеш |
---|---|---|
2001 | 0,96 % | - |
2011 | 1,45 % | +0,49 % |
Канаданың территорияләр һәм провинцияләр буенча Һинд диндәге халкы:[1]
Канаданың провинцияләре һәм территорияләре | Һинд дине тарафдарлары 2001 | % 2001 | Һинд дине тарафдарлары 2011 | % 2011 |
---|---|---|---|---|
![]() |
217 560 | 1.9 % | 366 720 | 2.9 % |
![]() |
31 495 | 0.8 % | 45 795 | 1.0 % |
![]() |
15 965 | 0.5 % | 36 845 | 1.0 % |
![]() |
24 525 | 0.3 % | 33 540 | 0.4 % |
![]() |
3835 | 0.3 % | 7720 | 0.6 % |
![]() |
1590 | 0.2 % | 3570 | 0.3 % |
![]() |
1235 | 0.1 % | 1850 | 0.2 % |
![]() |
470 | 0.1 % | 820 | 0.1 % |
![]() |
400 | 0.1 % | 635 | 0.1 % |
![]() |
30 | 0.0 % | 205 | 0.1 % |
![]() |
10 | 0.0 % | 165 | 0.5 % |
![]() |
60 | 0.2 % | 70 | 0.2 % |
![]() |
10 | 0.0 % | 30 | 0.1 % |
![]() |
297 200 | 1.0 % | 497 965 | 1.5 % |