Олжас Сөләйманов каз. Oljas Su'lei'menov | |
---|---|
![]() | |
Тугач бирелгән исеме: | Олжас Омархан улы Сөләйманов |
Туу датасы: | 18 май 1936 (88 яшь) |
Туу урыны: | Алматы |
Милләт: | казакъ |
Ватандашлык: | ![]() ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы, публицист, сәясәтче |
Иҗат итү еллары: | 1959-х.в. |
Юнәлеш: | әдәбият гыйлеме |
Жанр: | поэма, шигырь |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | «Җир, кешегә баш и» (1961) |
Бүләкләр: | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Олжас Сөләйманов, Олжас[1] Омар (Омархан) улы Сөләйманов, каз. Oljas Omaruly Su'lei'menov (1936 елның 18 мае, Казакъ АССР, Алматы) — шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Казакъ ССР халык язучысы (1990), Казакъ ССР (Казакъстан) язучылар берлеге идарәсе беренче сәркатибе (1984-1992), Казакъ ССР комсомолы ҮК (1961, 1963), ВЛКСМ ҮК (1967), Казакъ ССР Абай исемендәге дәүләт (1973) премияләре лауреаты, Казакъстанның Хезмәт Каһарманы (2016). Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илче (1995 елдан). Әсәрләрен рус телендә яза.
1936 елның 18 маенда Казакъ АССР Алматы шәһәрендә (вариант: Павлодар өлкәсе Баянаул авылында) казакъ кавалерия полкы офицеры Омархан Сөләйман улы (1937 елда репрессияләнгән) гаиләсендә туган. Әнисе Фатыйма (?-2007). Урта мәктәпне (1954), «геолог-инженер» белгечлеге буенча Казакъ дәүләт университетының (КДУ) геология-эзләнү факультетын (1959), Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының әдәби тәрҗемә бүлеген (1961, укып бетерми, укытучысы Кенесбай Мусаев), КДУның рус филологиясе кафедрасында аспирантура (1966) тәмамлаган. «Игорь полкы турында хикәят»тә төрки алынмалары» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (1966). Алматыда һәм Мәскәүдә Булат Габитов белән бергә укый.
О. Сөләйманов рус телендә иҗат итә. Иҗатының башлангыч чорында шагыйрьне үз республикасында гына белсәләр, 1961 елның язында, Ю.А. Гагаринның галәмгә очуы белән бәйле шигырь һәм «Җир, кешегә баш и !» (рус. Земля, поклонись человеку) поэмасын язып, бөтен илгә таныла. Шигырь һәм поэмалары инглиз, француз, алман, испан, монгол, чех, словак, болгар, поляк, маҗар, төрек һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.
«Игорь полкы турында хикәят» (рус. Слово о полку Игореве) исемле борынгы рус әдәбияты әсәрендә мөмкин булган төрки алынмалар темасы белән Әдәбият институтында укыганда ук кызыксына, фәнни мәкаләләр бастыра. О. Сөләйманов, борынгы Рус дәүләтендә билингвизм булган, «Игорь полкы турында хикәят» башта ук ике телдә (борынгы рус һәм төрки (кыпчак) телләрендә) язылган булган, рус күчереп язучылары, төрки сүзләрне аңламагач, текстны бозып бетергәннәр, дип раслый. Хикәятнең авторы да ике телне камил белгән, дигән фикер әйтә. Рус әдәбият галимнәре (Д.С. Лихачев һ.б.) О. Сөләйманов раслаулары белән килешмиләр, аны «һәвәскәр телче» дип атыйлар. Автор КПСС ҮК тарафыннан каты тәнкыйтькә эләгә, язган әсәрләрен бастырмый башлыйлар.
«АЗиЯ» китабы рус телендә «Аргамак» журналында (Яр Чаллы) басылды[3]