пол. Jan Rosen | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык |
Польша патшалыгы[d] Польша Җөмһүрияте (1918—1939) |
Туу датасы | 16 октябрь 1854[1][2][3][…] |
Туу урыны | Варшау, Россия империясе |
Үлем датасы | 8 ноябрь 1936[1][3] (82 яшь) |
Үлем урыны | Варшау, Польша Җөмһүрияте (1918—1939) |
Җирләнгән урыны | Лютеранское кладбище Варшавы[d] |
Балалар | Розен, Ян Хенрик[d] |
Һөнәр төре | рәссам, карикатурист, иллюстратор |
Эшчәнлек өлкәсе | живопись[d][4] |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Әлма-матер | Мүнхен сәнгать академиясе[d] |
Активлык урыны | Мүнхен[1], Париж[1], Мүнхен[1], Париж[1], Лозанна[1], Италия[1] һәм Варшау[1] |
Бүләкләр | |
Әсәрләр җыентыгы | Национальный музей[d] һәм Национальный музей в Варшаве[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Файлы артиста по адресу | Frick Art Research Library[d] |
Commons Creator бите | Jan Rosen |
Ян Богумил Розен Викиҗыентыкта |
Ян Богумил Розен (поляк телендә: Jan Bogumił Rosen; 1854 елның 16 октябре, Варшава — 1936ның 8 ноябре, шунда ук) — Польша рәссам - баталисты.
Лютеранлыкка күчкән бай яһүд гаиләсендә туган булган.
Балачактан ук рәсем ясауга сәләте булган. Беренче живопись сабакларын Варшавада Францишек Костжевский идарәсе астында алган.
Осталыгын 1872-1875 елларда Мюнхен художестволар академиясендә камилләштерергә дәвам иткән. Юзеф Брандт шәхси художество мәктәбендә дәресләр өйрәнгән. Киләсе дүрт елны Париж нәфис сәнгатьләр Мәктәбендә (École des Beaux-Arts) Ж. Л. Жером һәм Изидор Пильстан укыган.
Европа буенча сәфәр кылган, Мюнхенда, Парижда, Лозаннада торган. 1891 елдан Россиядә торган. Россия императоры Александр III-нең сарай яны рәссамы булып хезмәт иткән.
1907 елда Африкага диңгез сәфәре кылган, ә 1908 елда Скандинавиядә булган.
Польшага бары тик 1921 елда бәйсезлегенә ирешкәч кайткан.
Варшаваның лютеран зиратында күмелгән.
Улы — рәссам Ян Хенрик Розен (1891—1982).
Күбесенчә рәссам-баталист буларак мәгълүм. Хәрби темага, Наполеон сугышлары сугыш сәхнәләре белән тукымалар ясаган. 1830 ел Польша восстаниесе темасына рәт картина башкарган.
Моннан тыш аның картиналарының яраткан мотивы булып атлар һәм алар белән бәйле бөтен нәрсә булган.
Розен тарафыннан ясалган иң мәшһүр картиналарның берсе – “1824 елда Варшавада Саксон мәйданында бөек кенәз Константин Павел улы тарафыннан поляк кавалериясен карау”. Бу картина император Александр III тарафыннан сатып алынган булган, шуннан соң Я. Розенның Петербургта сарай яны живописецы буларак карьерасы башланган.
Сирәк портретлар ясаган, шулай ук китап иллюстрациясе белән шөгыльләнгән булган.