Imanbek | |
---|---|
Туган телдә исем | каз. Иманбек Маратұлы Зейкенов |
Туган | 21 октябрь 2000[1] (24 яшь) Аксу, Аксу[d], Павлодар өлкәсе, Казакъстан[1] |
Ватандашлыгы | Казакъстан |
Һөнәре | диҗей, музыка продюсеры |
Иманбек Марат улы Зейкенов (каз. Иманбек Маратұлы Зейкенов; Imanbek буларак танылган, 2000 елның 21 октябре, Аксу, Павлодар өлкәсе, Казакъстан[2]) — Казакъстан диджее һәм музыкаль продюсер. 2019 елда Saint Jhnның «Roses» җырына ремиксы белән дөньякүләм таныла. Аның өчен «Грэмми-2021» музыкаль премиясенә лаек була. Казакъстаннан «Грэмми» алган беренче музыкант, шулай ук БДБ һәм элекке ССРБ музыкантларының классик музыка категориясендә «Грэмми» алган беренче музыкант була.
Иманбек Казакъстанның Павлодар өлкәсенең Аксу шәһәрендә туа[3]. Тимер юл көллиятендә укыганда Аксу тимер юл станциясендә эшли башлый. 2017 елдан бирле ремикс белән шөгыльләнүен дәвам итә. Гайана-Америка рэперы Saint Jhn Россия Лейбл Effective Record аша чыгарылган «Roses»ка ремикс ясаган[4]. Ремикс Saint Jhn катнашмыйча ясалган, чөнки Иманбек Зейкеновның аның белән Инстаграмда элемтәгә керү уңышсыз була, аңа бернинди җавап та булмый[5]. Бу җырга ремикс Аурупада чартларның күпчелегендә пәйда була, шул исәптән Бельгия, Маҗарстан, Нидерланд, Польша һәм Швециядә һәм «Shazam»ның дөнья топында 3 нче була[6]. Ремиксның уңыш һәм популярлыгыннан чыгып, 2016 елда язылган оригиналь җыр US Billboard, British Singles Chart чартларында һәм 2019 елда Австрия, Канада, Дания, Франция, Алмания, Ирландия кебек башка илләрнең чартларында барлыкка килә.
2020 елның ноябрендә Иманбек иң яхшы ремикс өчен (Roses) «Грэмми» премиясенә тәкъдим ителә[7][8]. 2021 елның 14 мартында Иманбекның бу номинациядә җиңүе турында игълан ителә[9]. Иманбек Казакъстаннан «Грэмми» алган беренче музыкант, шулай ук БДБ һәм элекке ССРБ музыкантларының классик музыка категориясендә «Грэмми» алган беренче музыкант була.
Исем | Ел | Чартларда югары позиция | Сертификацияләр | Альбом | ||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
UK [10] |
AUS [11] |
FRA [12] |
GER |
ITA [13] |
NED [14] |
NOR [15] |
NZ |
SWE [16] |
SWI [17] |
US [18] | ||||
«Roses (Imanbek Remix)» (Saint Jhn белән берлектә) |
2019 | 1 | 1 | 2 | 3 | 4 | 1 | 4 | 1 | 4 | 2 | 4 | Collection One | |
«I’m Just Feelin’ (Du Du Du)» (Мартин Дженсен белән берлектә) |
2020 | — | — | — | — | — | — | — | — | 99 [22] |
— | — | Альбомнан тыш сингллар | |
«Brother Louie» (Vize һәм Дитер Болен белән берлектә, Leony катнашында) |
— | — | — | 64 | — | — | — | — | — | — | — | |||
«Blackout» (Tory Lanez катнашында)[23] |
— | — | — | — | — | — | — | — | — | — | — | |||
«Too Much»[24] (Marshmello белән берлектә һәм Ашер катнашында) |
— | — | — | — | — | — | — | — | — | — | — | |||
«Kill Me Better»[25] (Don Diablo белән берлектә, Тревор Дэниел катнашында) |
— | — | — | — | — | — | — | — | — | — | — | |||
«Big» (Рита Ора белән берлектә, Дэвида Гетта һәм Gunna катнашында) |
2021 | — | — | — | — | — | — | — | — | — | — | — | ||
«Leck»[26] (Моргенштерн һәм Fetty Wap белән берлектә) |
— | — | — | — | — | — | — | — | — | — | — |
Иманбекның башка берничә релизлар бар, аерым алганда: