Акча билгесе

Акча билгесе
Сун империясе кәгазь акчалары (960—1279)

Акча билгесе, символик акча — акчаның физик кыйммәте аның номиналь кыйммәтеннән шактый түбән булган кыйммәт билгесе. Беренчедән, бу тулы булмаган акча һәм банкноталар, аларда хәзерге валюталарның күпчелеге чыгарыла[1][2][3][4].

Акча күрсәтүнең теләсә кайсы формасын да акча билгеләре дип атыйлар[5].

Кемнең дә булса товар акча рәвешендәге беркадәр сумманы саклау өчен урнаштыруы һәм аны кире ала алуы турындагы дәүләт һәм банк белешмә язулары (расписка) нәкъ әнә шундый беренчел символик акчалар булган да инде. Мондый белешмә язуларын (һәм алар белән бәйле товар акча алуга хокукны) бер хуҗадан икенчесенә тапшыру мөмкинлеге тугач та, акча әйләнешенең дөньядагы яңа тәртибе, төгәлрәк әйтсәк, товар акчаларны уңайлырак булган символик акчалар белән этеп чыгару процессы башлана.

Символик акчалар — түләү чаралары алар (вак акча һам кәгазь акча). Боларның бәясе һәм акча буларак туләу сәләте аларны әзерләүгә киткән чыгымнарны яки башка максатларга файдалангандагы кыйммәтен узып китә.

  1. НС, 1980, «Денежный знак»
  2. БСЭ
  3. Блэк, 2000, «[dic.academic.ru/dic.nsf/econ_dict/5026 Денежные знаки]»
  4. СЭС, 2006, «Символические деньги»
  5. СЭС, 2006, «Денежные знаки»