Алексей Грицай | |
---|---|
![]() | |
Туган | 22 февраль (7 март) 1914, 7 март 1914[1][2] яки 22 февраль 1914[3] Санкт-Петербург, Россия империясе[4] |
Үлгән | 6 май 1998[3][1] (84 яшь) яки 5 июнь 1998[2] (84 яшь) Мәскәү, Россия |
Күмү урыны | Ваганьков зираты[d] |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d] |
Һөнәре | рәссам, укытучы, пейзажист, язучы, художник-график |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] |
Алексей Михайлович Грицай (1914 елның 22 феврале (7 марты), Санкт-Петербург, Россия империясе — 1998 елның 6 мае, Мәскәү, Россия) — совет һәм Россия рәссамы, педагог. ССРБ халык рәссамы (1974). ССРБ Дәүләт премиясе (1978) һәм III дәрәҗә Сталин премиясе (1951, 1952) лауреаты.
Алексей Грицай 1914 елның 22 февралендә (7 мартындп) Петроградта туган.
Ленинградта С.М. Зейденберг студиясендә укый. 1932—1939 елларда С. Л. Абугов, И. И. Бродский һәм В. Н. Яковлевта Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укый.
1905 ел хәтере Мәскәү сәнгать училищесында[5] укыта, 1948—1952 һәм 1964—1998 елларда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында укыта. 1964 елдан шәхси остаханәне җитәкли. 1966 елдан — профессор.
Алексей Грицай иҗат иткән картиналар арасында «Җирдән файдалану өчен дәүләт актын тапшыру» (1939), «Электр мичләре» (1947), «Жигулида. Тиз көн» (1948—1950), «Иделдән» (1950—1952), «Кич белән» (1954), «Хатын белән улы портреты» (1954), «Ленинград. Җәйге бакча» (1956), «Умырзаялар. Усаклык» (1957), «Беренче яшеллек. Көтү» (1957), «Төнге веранда» (1959), «Томан. Бозаулар» (1962), «Яз вакыты» (1959—1965), «Кара су» (1967), «Язгы кич. Чокыр» (1972—1973), «Ледоход» (1984—1985). Соңгы елларда күбесенчә Мәскәү өлкәсе пейзажларын иҗат иткән.
Рәссам әсәрләре Дәүләт Третьяков галереясында, Дәүләт Рус музеенда һәм башка музейларда саклана.
ССРБ Сәнгать академиясе (1964) әгъза-корреспонденты (1957). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1957—1960 елларда РСФСР Рәссамнар берлегенең оештыру комитеты рәисе урынбасары.
1998 елда Мәскәүдә вафат була. Ваганьков зиратына җирләнгән.
2020 елның августында Мәскәүдә, Верхняя Масловка урамындагы 3 нче йорт фасадында рәссам истәлегенә мемориаль такта куела[10][11].