Алпана яки алпона (бенг. আল্পনা) Бенгалиядә уңайлы чараларда куллар һәм буяу белән ясалган изге сәнгать, гадәттә ул дөге һәм он массасыннан.[1] Алпана сүзе Санскрит сүзе "алимпана"дан алынган ул "капларга" дигәнне аңлата. Традицион рәвештә ул өйнең хатыннары тарафыннан кояш батуга кадәр ясалган. Ул шулай ук Бенгалиядә халык сәнгате булып тора.
Бенгалиядә традицион рәвештә, алпана кырыс ак, чөнки алпана өчен кулланылган сыек паста ул су белән кушылган дөге порошогы. Хәзерге заманда материаллар үзгәргән. Альпанага озын тормыш бирү өчен фабрика буяулары һәм клей кулланыла. Шулай да, алпана гомумән ак, шулай ук яшел һәм кызыл формалар да ясала. Традицион рәвештә яшел буяу агач яфракларыннан, ә кызыл синдурдан ясала.
Сәнгать Һиндстанның төрле өлешләрендә төрле атамалар астында мәгълүм һәм аның кулланылышы төбәктән төбәккә аерылып тора. Бөтен Һиндстан буйлап алпананың гадәти тибы булып Ранголи тора, анда дизайнны буяу өчен төсле ком кулланыла. Бу сәнгатьне гадәттә хатыннар эшли. Алар фасылларның үзгәрүче кәефен исәпкә алалар һәм аларның эшчәнлеге елның үзгәрүче циклын билгели.
Циркуляр алпана Бенгалиядә Бенгал, Сарасвати пуджа (шулай ук васант панчами буларак атала) һәм Яктырткычлар Фестивале (Дивали) дәвамында изге пьедестал буларак кулланыла. Бу техника белән ясалган үрнәкләргә Кояш, свастика, дөге сабагы, ябалак, сука, Лакшми Алиһәсенең аяк баскан эзләре, балык, бетель, лотос, шанкхалата (елан) һәм кайчак матурлык өчен абстракт сәнгать кенә.