фр. André Hossein | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Франция |
Туу датасы | 2 февраль 1905[1] |
Туу урыны | Сәмәрканд, Төркистан генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе[2] |
Үлем датасы | 9 август 1983[1] (78 яшь) |
Үлем урыны | Париж |
Балалар | Робер Оссейн[d] |
Һөнәр төре | композитор, кинокөйязар, Каршылык сугышчысы |
Активлык чорнының башы | 1927 |
Тавыш яздыру лейблы | Philips Records[d], Fontana Records[d] һәм EMI[d] |
Андре Хөссәен, туганда исеме Аминулла Хусейнов, шулай ук Аминоллаһ Хоссейн (Фарсы телендә: امینالله حسین; Рус телендә: Аминулла Гусейнов буларак мәгълүм) Фарсы яки Азәрбайҗан килеп чыгышлы Франция композиторы һәм тар музыка коралында соло башкаручы булган.[3] Хөссәен эшләрен халыкара концертларда тәкъдим итә алган беренче Фарсы композиторы булган.[4]
Аның угылы, Роберт Хөссәен, Андрэ Россиядә, Мәскәүдә һәм соңрак Германиядә 1934 елдан 1937 елга кадәр Штуттгартта музыка академиясенә һәм Берлин консерваториясенә йөреп укыган дип язган. Аның борынгы Фарсы иле белән соклануы аны Зәрдөштлек динен кабул итүгә китергән. Аның яңа табылган дине аның "Фарсы Миниатюрасы", "Мин Илемне яратам" һәм "Персеполис Симфониясе" эшләренә гаять зур йогынты ясаган.[5][6] Ул Сорокадан (Бессарабия) Октябрь Инкыйлабыннан соң әти-әнисе белән Парижга күчкән Яһүд комедия актрисасы Анна Минковчига өйләнгән.[7] [8][9] Шуннан соң Андре Хөссәен Франциядә яшәгән. Ул шулай ук шәхсән Париж Консерваториясендә Поль Антуан Видальдән өйрәнгән.
1935 елда Хөссәен Яктылыкка Таба дип аталган беренче балетын язган. Ул шулай ук кайбер этюдларны кертеп пианино өчен күпсанлы музыкаль композицияләр язган. Аминолланың Ватаны Фарсы иленә/Иранга мәхәббәте күп эшләрендә ачык күренә, аеруча 1947 елда тәмамланган Персеполис Симфониясендә (шулай ук Онытылган Империя Ташы буларак мәглүм). Аминолла Хөссәен шулай ук 1951 елда Гомәр Хәйям буенча симфония инша иткән.
Аның тарафыннан инша ителгән башка эшләргә өч пианино концерты Фарсы Миниатюрасы, Шаһерезада (Шаһрзад) һәм Арья Симфониясе керә. Ул шулай ук Парижда туган актёр һәм режиссёр улы Роберт Хөссәен режиссёры булган фильмнарын кертеп фильм берничә фильм музыкасын инша иткән.
Хөссәеннең төрле эшләре 1970-енче еллар ахырында Тәһранда Мәдәният һәм Сәнгать Министрлыгы тәэминаты белән дирижёры Жан-Клод Хартеманн булган Париж Дәүләт Опера Оркестры, дирижёры Пьер Дерво булган Монте-Карло Дәүләт Опера Оркестры һәм дирижёры Али Раһбари булган Нюрнберг Симфония Оркестры тарафыннан "Фарсы иленнән Симфоник Поэмалар" тупланмасында башкарылган һәм LP дискларында язылган булган.