Анна Шатилова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | рус. Анна Николаевна Шатилова |
Туган | 26 ноябрь 1938 (86 яшь) Одинцово районы[d], Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт өлкә университеты[d] |
Һөнәре | диктор, алыпбаручы, телеалыпбаручы, радиотапшырулар алып баручысы |
Анна Шатилова (26 ноябрь 1938 ел) — ССРБ һәм Россия Үзәк Дәүләт телевидениесе һәм радиосының дикторы (1962-1995), РСФСР-ның халык артисты (1988), Почет ордены (2006), III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденнары кавалеры (2011).
Анна Шатилова 1938 елның 26 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Одинцовск районы Шихово авылында туган. Атасы — Панкин Николай Иванович — 1941 елның октябрендә хәбәрсез югала. Аның язмышы алтмыш елдан соң ачыклана — ул Лейпцигтан йөз чакрым ераклыктагы хәрби әсирләр өчен «Цайтхайн» лагеренда вафат була. Әнисе Шихов балалар йортында пешекче булып эшли, анда сугыш вакытында ятим балаларны китерәләр.
Бала чагында Звенигородта яши, анда 2-нче урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. Биш-алты яшеннән сәхнәдән «Березка» һәм патриотик «Баллада о Заслонове и его адъютанте Женьке» кебек шигырьләр укый. Нәкъ биредә аның тавышы куела.[1] Үзешчән спектакльләрдә катнаша. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Малаховкадагы институт тулай торагында, ССРБ Дәүләт телевидениесе һәм радиосының Бөтенсоюз радиосына дикторлар җыю турында игълан укый, Сайлап алу турын үтә: биш йөз кешедән бишесе сайлап алына, ә аннары өчесе генә «телевизорга» эләгә. Сайлап алуны совет чорының әйдәүче дикторлары Ольга Сергеевна Высоцкая һәм Юрий Борисович Левитан башкара. Алар белгечлеге буенча аның укытучылары һәм остазлары булалар. Высоцкая һәм Левитаннан тыш, остазы һәм укытучысы ССРБ дәүләт телевидениесе һәм радиосының бөтенсоюз радиосының тагын бер билгеле совет дикторы — Герцик Владимир Борисович була.[2]. Дикторлар курсына укырга кергәч, Шатилова шул ук институтның филология факультетының читтән торып уку бүлегенә күчә һәм аны тәмамлый.[3]. 1962 елда Анна Шатилова ССРБ Үзәк телевидениесенә кабул ителә, озак еллар совет телевидениесенең йөзе булып кала. «Время», «Яңалыклар», күңел ачу программаларын алып бара, алар арасында «Голубой огонек» бик популяр була, шулай ук бәйрәм, демонстрацияләр, фестивальләр репортажлары алып бара. 1973 елда Шатилованы ССРБ Дәүләт телевидениесе һәм радиосына Япониягә япон телекомпаниясе чакыруы буенча телевидениедә рус теле дәресләрен бирү өчен җибәрәләр, анда бер ел дәвамында «Говорите по-русски» программасын алып бара. Токиода эшләгәндә киемдә үзенең «фирменный» стилен таба[3]. Шатилова әйтүенчә, фирка Уставын өйрәнергә теләмәгәнгә генә КПСС-ка кермәгән.
Телевидениедә 1995 елга кадәр эшли, 1991—1995 елларда «Останкино» РГТРК дикторы булып кала.
2020 елда (Игорь Кириллов белән ) 1945 елда Җиңү парады[4] реставрация версиясен тавышландыра.
2022 елның 23 гыйнварында Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараеның 60 еллыгына багышланган бәйрәм концертын Анна Шатилова һәм Евген Кочергин алып бара.
Анна Шатилова ССРБ һәм Россия телевидениесенең түбәндәге тапшыруларын алып бара
Ире — Шатилов Алексей Борисович (1936-2008),, МИСС тәмамлый, гыйльми лабораторияләрдә эшли. Югары белемле кеше була, классик музыканы ярата.
![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
---|