алман. Anton Wilhelm Tischbein |
Ватандашлык |
Германия |
Туу датасы |
1 март 1730(1730-03-01)[1][2] |
Туу урыны |
Хайна (монастырь), Вальдек-Франкенберг[d], Кассел[d], Һессен, Германия |
Үлем датасы |
1 ноябрь 1804(1804-11-01)[1][2] (74 яшь) |
Үлем урыны |
Һанау, Майн-Кинциг[d], Дармштадт[d], Һессен, Германия[3] |
Ата |
Johann Heinrich Tischbein[d] |
Ана |
Susanne Margarethe Tischbein[d] |
Балалар |
Heinrich Wilhelm Tischbein[d] |
Һөнәр төре |
рәссам, сынлы сәнгать эшлеклесе, художник-гравёр |
Эшчәнлек өлкәсе |
тасвирый сәнгать[d][4], графика[d][4], гравюра[d][4] һәм живопись[d][4] |
Башкарган вазыйфа |
придворный художник[d] |
Жанр |
портрет[d] |
Әсәрләр җыентыгы |
Хет Лоо[d], Museumslandschaft Hessen Kassel[d], Маурицхёйс[d], Государственный музей искусств[d], Штеделевский художественный институт[d], National Museum Paleis het Loo[d][5] һәм Исторический музей[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте |
автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Файлы артиста по адресу |
Frick Art Research Library[d] |
Commons Creator бите |
Anton Wilhelm Tischbein |
Антон Вильгельм Тишбейн Викиҗыентыкта |
Ханаудан Тишбейн буларак мәгълүм Антон Вильгельм Тишбейн, (немец телендә: Anton Wilhelm Tischbein, Hanauer Tischbein; 1730 елның 1 марты, Хайна, Гессен — 1804 елның 1 ноябре, Ханау, Гессен) — немец живописец-портретисты. Зур Тишбейннар рәссамнар гаиләсенең вәкиле[6].
Булачак рәссам ипи пешерүче Иоганн Генрих Тишбейн (1682—1764) һәм Сюзанна Маргарета Хинзинг гаиләсендә туган, аларның сигез баласының бишесе рәссамнар булып киткән. Аларның иң мәшһүре Иоганн Генрих Тишбейн Олысы яки Кассельдән Тишбейн булган. 1753 елда Антон Вильгельм педагоглары барокко стилендә эшләгәне өчен халыкара репутациягә ия Король сәнгать академиясенә кергән.
1758 елда Антон Вильгельм граф Кристиан Август фон Сольмс-Лаубахка сәркатип булып хезмәткә кергән. 1769 елда ул Гессен курфюрсты Вильгельм I-нең сарай яны рәссамы булыр өчен Ханауга күчкән, ә 1772 елдан соң анда сәнгать академиясен барлыкка китерү өстендә эшләгән һәм аның мөгаллиме булган.
Аның төп эше портретлар ясау булган, әмма ул шулай ук тарихи сюжетларга картиналар һәм “кабинет картиналары” (Kabinettstücken) буларак мәгълүм кече форматта кечкенә әсәрләр барлыкка китергән һәм шулай ук Вильгельмсбадта “Люстшлосс” кальгасын бизәгән; хәзер ул Ханаудан ерак түгел парк [7].
-
Каролина Вильгельмина Оранлының балалар белән портреты. Як. 1778. Киндер тукыма, май. Маурицхёйс, Гаага
-
Вильгельм Гессен-Кассельле нәсел принцы. Як. 1770. Киндер тукыма, май. Тарихи музей, Ханау
-
Вильгельм VIII, Гессен-Кассель ландграфы. 1755 һәм 1760 ел арасында. Киндер тукыма, май. Филиппсруэ кальгасы, Ханау
-
Шәрыкъ киемендә аксөяк әфәнде портреты. Киндер тукыма, май. Шәхси тупланма
-
Иоганн фон Мюллер. Як. 1787. Киндер тукыма, май. Глаймхаус, Хальберштадт
-
Венера һәм Амур. 1770. Киндер тукыма, май. Гессен җире музее, Кассель
- ↑ 1,0 1,1 RKDartists
- ↑ 2,0 2,1 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Union List of Artist Names — 2021.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Portret van Carolina Wilhelmina van Oranje (1743-1787), en haar kinderen — 1778.
- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Merk А. Anton Wilhelm Tischbein. 1730–1804. (exhibition catalog). — Hanau: Schloss Philippsruhe, 2004