Апаурушейя (Санскрит телендә: अपौरुषेय, санскр. (IAST) apauruṣeya, турыдан-туры мәгънәдә "кеше түгел"), ягъни "кешедән өстен".[1], яки "шәхси булмаган, авторсыз", ул Һинд динендә иртә Һинд дине язмаларын Ведаларны аңлату өчен контекстта кулланылган төшенчә.[2][3]
Апаурушейя шабда ("шәхси булмаган сүзләр, авторсыз") ул апаурушейяның киңәюе, алар Ведага һәм Һинд динендә күп башка текстларга карый.[2][4]
Апаурушейя ул Һинд дине фәлсәфәсенең Веданта һәм Мимамса мәктәпләрендә үзәк концепция. Бу мәктәпләр Ведаларны шватаһ прамана ("ачык күренә торган белем алу чыганаклары"). Мимамса мәктәбе раслаганча Ведалар сүзләрдән (шабда) тезелгән булгач, һәм шул сүзләр фонемалардан торган, фонемалар мәңге булып, Ведалар да шулай ук мәңге булып торалар. Шуңа, әгәр барлык сүзләр һәм фонемалар мәңге икәнме дип сорасалар, Мимамса фәлсәфәчеләре Веда өчен фонемалар өчен, башка сүзләрдән һәм җөмләләрдән аермалы буларак беркетелгән һәм алдан билгеләнән дип җавап бирәләр. Веданта мәктәбе шулай ук бу сызык аргументны кабул итә.