Балтай | |
Төп мәгълумат | |
---|---|
Жанрлар | |
Үткәрү еллары |
1902 — х. в. |
Ил | |
Шәһәр | |
Тел |
Балтай, «Балтай» ирзә бәйрәме (эрз. эрзянь праздникесь Балтай, шулай ук эрз. Овто чи) — мордва (ирзә) халкының милли бәйрәмнәренең берсе, ирзә традицион мәдәнияте бәйрәме. Татарстанның Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында июнь ае ахырында уздырыла. 1902 елдан билгеле. Бәйрәм тотем җәнлек — аюга табынуга багышланган[1].
2000 елда «Балтай» бәйрәменә республика статусы бирелгән.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Бәйрәмнән фотосурәтләр. |
Тышкы видеофайллар | |
---|---|
Балтай бәйрәменнән видеоязма |
«Балтай» бәйрәме — Татарстан территориясендә бер генә авылда үткәрелүче бәйрәм[2]. Бәйрәмгә Татарстан (Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Тәтеш, Лениногорск, Кама Тамагы) районнарыннан, Мордовиядән, Самар өлкәсеннән мордва иҗат төркемнәре («Эрзянка», «Мастор ягида», «Валда чи», «Умарина», «Пейделька», «Пизёлне», «Моро», «Кудо атя» һ. б.) килә [3]. Гадәттә, июнь ае ахырында, Троица бәйрәме узганнан соң беренче якшәмбе көнендә Татарстанның Лениногорск районы Мордва Карамалысы авылында гына уздырыла (Ижевскида да уздырыла башлаган[4]). Әлеге авылда мордва халкының ирзә төркеме вәкилләре яши. Алар табигать көчләреннән, үзләренә бәхет, сәламәтлек һәм иген уңышы бирүләрен сорап, ел буе гыйбадәт кыла, келәү кели. Июнь ахырында Веле озномс (эрз. веле – «авыл», эрз. озномс – «гыйбадәт кылу, келәү әйтү») дип аталган җәмгыять бәйрәме уздыралар. Ирзәләр Югары илаһ (эрз. Вярде шкай) булган Шкайдан (әүвәлге һәм башка исемнәре Инешке, Инешкипаз, Инешки, Паз) бай иген уңышы һәм эштә уңайлыклар сорый. Ирзәләр шулай ук урманда яшәүче тереклек ияләренең —– кешеләрнең борынгы бабалары булуына ышана. Мәсәлән, урман хуҗасы аюдан сорасаң — ул сәламәтлек, саулык бирә ала. Шуңа күрә аю хөрмәтенә гыйбадәт кылганнар, келәү келәгәннәр.
Авыл халкы борынгыдан урман җанварларына дога кыла, урман җәнлекләрен зурлый һәм аларның көченә ышана. Мордва Карамалысы авылы ирзәләрендә сакланып калган риваять буенча, 1902 елда әлеге авыл тирәсендә Балтай исемле бер дәрвиш карт пәйда булган. Авыл халкының, бигрәк тә балаларның күңелен күрү өчен, өрәңге ботаклары белән уранып — аю тиресе кигән булып — авыл урамнары буйлап йөреп чыккан. Авыл кешеләренә әлеге шөгыль ошаган. Шуннан бирле һәр елны авылда әлеге карт исеме белән аталган «Балтай» бәйрәме уздырылып килгән. Авыл кешеләре әлеге бәйрәмне Овто чи (Аю) дип тә атый. Бәйрәм тотем җәнлек — аюга багышланган[5].
Хайваннарның (әйтик, аюларның) кызларга өйләнүе һәм хайваннарның ир-егетләргә кияүгә чыгуы турында мордва әкиятләре бар. Кешеләр һәм аюлар арасындагы никахлашу турында мордва җырларында аюлар яши торган ил турында искә алына, анда кешеләр керми һәм аю урланган кызны — булачак хатынын шунда алып китә. Бу әсәрләрдә мордва йолалары белән раслана торган борынгы баба-тотем булган аю культы чагыла [6].
«Балтай» бәйрәме һәр елны борынгылар билгеләгән бер үк тәртиптә уза. Аның сценарие язылмый, режиссеры булмый. Бәйрәмнең бар йолаларының да төгәл һәм бердәм үтәлүен күзәтеп баручы җитәкчесе – тәртип саклаучысы гына була. Бәйрәмдә катнашучылар (бигрәк тә, хатын-кызлар) махсус бәйрәм киемнәре кияргә тырыша: покай (чигүле йон күлмәк), сюлгам (күкрәк перәшкәсе), каркс (билбау), пулагай (билгә арттан бәйләнә торган бизәкле киндер тукыма), ашкоркс (кызларның баш киеме), сорока, панго (кияүдәге хатыннарның баш киеме) һ. б [7].