Беланджонг баганасы шулай ук Бланджонг баганасы яки Бланджонг язмасы (Индонезия телендә: Prasasti Blanjong), Балида Санурның көньяк даирәсендә Беланджонг гаванендә безнең эраның 914 елында куелган багана.
Багана Бали Вармадэва династиясенең беренче патшасы Шри Кесари Вармадэва тарафыннан куелган булган һәм анда патша утрауда сугыш кампаниясен тасвирлый. Ул Беланджонг (Бланджонг) Гыйбадәтханәсендә урнашкан, анда ул саклана һәм еш бизәлә һәм өлешчә тугъры тукыма белән каплана. Багана бары тик 1932 елда ачылган булган,[1] һәм башта табылган урынында калган булган.
Язма Һинд Санскрит телендә дә, Борынгы Бали телендә дә Нагари язмасын да Борынгы Бали язмасын да (ул Бали телен дә, Санскрит телен дә язу өчен кулланыла) кулланып язылган.[2] Пре-Нагари язмасында Борынгы Бали теле багананың бер ягында, шул ук Паллавадан килеп чыккан борынгы Ява язуы (шулай ук Кави язмасы дип атала) икенче якта .[3][4]
Багана Һинд Шака эрасы белән , 835 “Шака” елының Пһалгуна аеның артучы яртысының ('saptāmyāṁ sita') җиденче көне белән даталана, ул Луи-Шарль Дамэ исәпләгәнчә безнең эраның 914 елының 4 февраленә карый.[5][6]
Бланджонг багана язмасы В.Ф.Штуттерһайм тарафыннан нәшер ителгән булган,[7] аның транслитерациясен Роэлоф Горис кабатлаган[8] түбәндәгечә кебек Луи-Шарль Дамэ төзәтмәләре исәпкә алынган булган.[5][6] Кызганычка каршы, язманың шуның кадәресе зыян күргән ки, текст мәгънәсенең ачык мәгънәсенә ирешергә авыр. Дефислар укып булмаслык хәрефләргә ишарә итә, түгәрәк җәяләр фараз ителгән хәрефләргә ишарә итә һәм икеләтә авышлы сызыклар бүлек билгесе булып тора. Юрама укулары өчен, S Штуттерһайм укуына ишарә итә (1934),[7] һәм D Дамэ укуына ишарә итә (1947).[5]
1. śākabde śara-vahni-mūrti-gaṇite māse tathā phalguṇe (sārā) - - -
2. - (rā) - (taki) nasva(kṣā) - rādhāyajihitivārovinihatyavairini - h- ṅ(s) -
3. - - (hī) - (ja)vampuraṅ [S: siṅhadvāla, D: siṅhārccala] pure(nika) - i - ya - - ta - - t -
4. - - // (śa) [S: –, D: 835] vulan phalguṇa - - - - śrī kesarī - - -
5. - - - raḥ di gurun di s(u)val dahumalahaṅ musuḥdho - ṅka - (rana) - - - (tah)di kutarā -
6. nnata - (tabhāja) - kabudhi kabudhi//
1. sva - - raṭapratāpamahi - (h) - - ścodayaḥ dhvastārāti tamaścayo (buga)na
2. - samārggaraṅgapriyaḥ padmoboi - (āṣa)seravirabūdhā(ś)ā - - naḥkṛtiḥ vālidvīpa -
3. - (bhayebhīrovi) - - - (bhe)ri - na(bhū)pa(śa) (śi)nā(r)ā(g)atva - -
4. [укырга мөмкин түгел]
5. [укырга мөмкин түгел]
6. [укырга мөмкин түгел]
7. [укырга мөмкин түгел]
8. - - - - (śa) - (maśaṅśuta) - - -
9. - - - - (śepra)yātandīśārssyannantāriṣṛ u- - -
10. - - // (vija)yarka(ṇḍantaraṇḍ)antā(pe) kabhājobhṛśam // yenā e
11. - - - - nbhidyā(ṣaṭa)laṅvidhāyuṅgurubhiḥ sarrundhyaśatrūnyudh(i)
12. maha - ha(dv)iparāgrevairimahibhujā(ṅ) ṣṛjutaraḥkamp- - -
13. - ndre(th)a r(amajasa)ptā - ptiḥ samasta-sāmantādhipatiḥ śrī kesarī varmma(deva) - - -
Язма каты зыян күргән, шулай итеп текстның күпчлегенең ачык мәгънәсен аңлап булмый. Бу расламаларның галимнәрнең хәзерге интерпретацияләреннән текстта тәфсилләп расланган мәгълүматны аңлау өчен әһәмиятле. Бу патша (adhipatiḥ) A.4 һәм B.13 исемен Шри Кесари Варма (дэва) язып куйган беренче мәгълүм булган Бали язмасы.[8][4] Исемнең дэва өлеше ташта ачык пәйда булмый, әмма бу соңрак Бали язмаларында Вармадэва титулының киң кулланышында нигезләнгән фараз итү.
Бали утравына караган ачык мәгълүмат бар, ул Vāli-dvīpa (B.2) дип атала. b һәм v алмашуы Бали эпиграфиясендә еш очрый. Язмада шулай ук "Сингһадвала сарае" (siṅhadvāla-pure, A.3) искә алына, аны күп галимнәр иртәрәк Бали язмаларында Сингһамандава сарае белән тәңгәл китерәләр. [9]
Язма шулай ике урында дошманнарга каршы хәрби экспедицияләрнең уңышы турынды сөйли: Гурунда һәм Сувалда (A.5). Бу урын атамалары бераз аңлаешсыз. Штуттерһайм алар яр буе утрауларына карый дип фараз иткән, Гурун мөгаен Нуса Пенидага карый.[7] Горис I Ваян Ардиканың цитатасын китергән "Гурунның Ломбок икәнелегенә ышанган һәм Сувалны Гианьяр регентлыгында Сукватидан көньякта Кетевел пляжы дип интерпретацияләгән".[10] Башкалар болар Малуку Утраулары кебек ераграк урыннар дип фараз иткәннәр, әмма бу расламаның нәрсәдә нигезләнгән булуы ачык аңлаешлы түгел.[3] Прингл телләр һәм язмалар кушылмасы язманың максаты асаба Бали халкына сөйләү түгел, ә көч һәм абруй символы буларак куелу дип фараз иткән.[3]
Безнең эраның 884-939 еллар Бали язмаларын гомумән өйрәнгән Франция тарихчысы Джордж Коеде буенча:
"Бу язмалар Явадан бәйсез булган Һинд-Бали җәмгыятен ачыклый, ул утрау өчен хасиятле диалектны кулланган һәм бер үк вакытта Буддизмны һәм Шиваизмны практикалаган. Жорж Коеде.[11]
Кайберәүләр Бланджонг баганасы Балиның Үзәк Явада Санджайя династиясе белән бәйләнешләре булуына шәһадәт булып тора дип фараз итә.[12] Шулай да, язмада Ява патшалары турында тәфсилле аңлатма юк.
Шри Кесари Балида Махаяна Буддачылык хөкүмәтен нигезләү өчен хәрби экспедицияне җитәкләгән Шайлендра Династиясенең Буддачылык патшасы булган дип фараз ителә.[13][14] Шулай да язманың үзендә шуны аңлату өчен тәфсилле шәһадәт юк.
Кесариның өч башка язмасы мәгълүм, бу я утрау эчендә конфликтлар булган, я Шри Кесариның хөкеме утрау эчендә үзәкләшкән булуын фараз итәргә мөмкинчелек бирә.[3]