Бритни Спирсның Ярымүткәргечләр Физикасы буенча Белешмәсе

Britney Spears' Guide to Semiconductor Physics - ул ярымүткәргечләр физикасы буенча мәгълүмат бирә торган сайт. Биредә Америка поп җырчысы Бритни Спирс физика укыта. Аны Эссекс Университетын тәмамлаган Карл Хэпбёрн ясаган.

Вебсайт турында күп вебсайтларда сөйләгәннәр BBC News-тан MTV-га кадәр.[1][2] 2016 Vice журналы аны тарихи вирус күренешенең "яшәп калган калдыгы" мисалы итеп күрсәтә.[3]

Темаларга башкалар арасында "Ярымүткәргечләр Нигезләре", "Халәтләр Тыгызлыгы", һәм "Фотолитография" керә. Сайтта шулай ук төшенчәләр сүзлеге керә, ул шаяртып "Ярымүткәргеч Төшенчәләренең Ирен Помадасы Сүзлеге" дип атала.

  1. Britney makes physics sexy, BBC News (1 May 2001). 9 гыйнвар 2016 тикшерелде.
  2. Montgomery, James. Britney Spears Can Finally Add 'Professor Of Physics' To Her Resume, MTV (12 November 2004). 9 гыйнвар 2016 тикшерелде. 2010 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.
  3. Pearson, Jordan. Motherboard: Britney Spears's Guide to Physics Is Still the Best Science Website From 1999, Vice (8 January 2016).

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]