Гайанада Һинд дине | |
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
![]() |
Һинд дине Гайана халкының 24.8%-ын тәшкил итә.[1] Гайанада Көнбатыш Ярымшарда иң зур процент Һинд дине тарафдарлары.[2]
Британия Империясендә 1833 елда Коллыкны Бетерү Актыннан соң хезмәткә ихтыяҗ Һиндлеләрнең Гайанага һәм башка Британия Вест-Индия территорияләренә вербовкасына китергән. Килгәч, яңа эшчеләргә яңа контрактлары һәм эш шартлары белән экстремаль тропик шартларына ияләшергә туры килгән. 1835 һәм 1918 ел арасында Һиндстаннан Гайанага 341600 индентура ялланган хезмәтчеләр китерелгән булган.[3]
1852 елдан бирле Христиан дәгъвачылар Көнчыгыш Һиндлеләрне яллану вакытында үз диненә өндәргә тырышкан, әмма күп уңышка ирешмәгәннәр. Христиан дәгъвачылары прозелитизм башлагач, Браминнар рухи йолаларны кастага карамастан барлык Һиндуларга күрсәтә башлаганнар. Бу анда каста системасының йомшаруына китергән.
1940-ынчы еллар ахырында реформа хәрәкәтләре күп Гайана Һиндуларның игътибарын җәлеп иткән. 1910 елда, Гайанага Арья Самадж хәрәкәте килгән. Самадж доктринасы ортодоксаль Һинд диненнән каста системасына һәм Браминнарның дини җитәкчеләр ролена йомшаграк каравы белән, шулай ук табынуда сурәтләр кулланылмый. 1930-ынчы еллардан соң, Һиндуларның Христианлыкка күчүе әкренәйгән, чөнки Һинд диненең статусы яхшырган һәм Һиндуларга карша дискриминация кимегән.
Арья Самадж тарафдарлары еш Санатанилар (ортодокс Һиндулар) белән уртак тел таба алмаганнар. Бу аермаларның әһәмияте кимегән.[4]
Һинд дине күп дистә еллар буена кими барган. 1991 елда, Гайана халкының 35,0%-ы Һинд дине тарафдарлары булган, 2002 елда 28,4%-ка кадәр кимегән[5] һәм 2012 елда 24,8%-ка кадәр кимегән.[1]
Ел | Процент | Кимү |
---|---|---|
1980 | 35.7% | |
1991 | 35.0% | -0.7% |
2002 | 28.4% | -6.6% |
2012 | 24.8% | -3.6% |
Регион | Һинд дине тарафдарлары проценты (2002) | Һинд дине тарафдарлары проценты (2012) |
---|---|---|
Barima-Waini | 8.1% | ▼ 0.4% |
Pomeroon-Supenaam | 37.3% | ▼ 33.2% |
Essequibo Islands-West Demerara | 46.5% | ▼ 37.7% |
Demerara-Mahaica | 24.4% | ▼ 20.8% |
Mahaica-Berbice | 39.0% | ▼ 34.1% |
East Berbice-Corentyne | 46.4% | ▼ 42.1% |
Cuyuni-Mazaruni | 5.6% | ▼ 3.5% |
Potaro-Siparuni | 6.4% | ▼ 1.0% |
Upper Takutu-Upper Essequibo | 0.5% | ▼ 0.4% |
Upper Demerara-Berbice | 4.7% | ▼ 0.8% |
Гайана | 28.4% | ▼ 24.8% |
Мадраси Тамил халкы Һинд дине тарафдарлары East Berbice-Corentyne төбәгендә күпчлекне тәшкил итә.[6]
Гәрчә Гайана халкының 39,8%-ы Көнчыгыш Һиндле булас да, фәкать 24,8%-ы Һинд дине тарафдарлары булып торалар.[1] The remainder is mostly Muslim (6.8%) or Christian.
Һоли-Пһагваһ һәм Дипавали Гайанада Милли Бәйрәмнәр булып торалар.[7]