швед. Gerda Tirén | |
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык | Швеция |
Туу датасы | 11 гыйнвар 1858[2][3] |
Туу урыны | приход Святых Якова и Иоанна[d], Швеция[3] |
Үлем датасы | 9 октябрь 1928[4][2][5] (70 яшь) |
Үлем урыны | Länna church parish[d], Швеция[5] |
Җирләнгән урыны | Länna cemetery[d] |
Ире яки хатыны | Юхан Тирен[d][6] |
Балалар | Нильс Тирен[d][6] һәм Кристина Тирен[d][6] |
Һөнәр төре | сәнгатькәр, иллюстратор |
Әлма-матер | Королевская художественная академия[d] һәм Констфак[d] |
Шәкертләр | Elsa Malmquist[d] |
Укытучылары | Эдвард Персей[d] |
Активлык чорнының башы | 1878[4] |
Активлык чоры тәмамлануы | 1928[4] |
Әсәрләр җыентыгы | Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Commons Creator бите | Gerda Tirén |
Герда Тирен Викиҗыентыкта |
Герда Тирен (швед. Gerda Tirén, кыз фамилиясе Рюдберг, 11 гыйнвар 1858 ел — 9 октябрь 1928 ел) — швед рәссам-иллюстраторы.
1858 елның 11 гыйнварында Швециядә Стокгольм шәһәрендә туа.
1880-1883 елларда Короллек сәнгать академиясында укый. Аннан Франциягә китә. 1884 елның гыйнварында Юхан Тирен белән никахлаша һәм шул ук елда Парижда аңа кияүгә чыга. 1884 елның азагында яшьләр туган илләренә әйләнеп кайталар һәм Увикен шәһәрендә урнашалар.
Соңрак алар Пеннингбюга күчеп килә. Тирст йортында яши башлыйлар. Бөтен гомерләре диярлек анда үтә. 1894 елда гаиләсе белән Увикенга кайтып бераз яшәп китәләр.
1928 елда Пеннингбюда вафат булган. Ире белән янәшә җирләнгән.
Рәссам портретлар яза, чәчәкләр, натюрморт һәм пейзаж, швед һәм французлар тормышынан жанрлы күренешләр, шулай ук, балаларга багышланган сурәтләр эшли. Скандинавлар, бигрәк тә, аның гномнар турында открыткаларын (nissar) яраталар.
Герда Тиренның китапларга эшләнгән билгеле иллюстрацияләр арасында: Фриц Рейтерның «Илдәге тормыш» китабына, Даниель Дефоның "Робинзон Крузо маҗаралары"на (1899), Марк Твенның «Принц һәм ярлы» китабына һәм күп санлы әкиятләргә эшләнгән сурәтләр бар.
Рәссам 1923 елда Стокгольмда швед укытучылары гәҗите нәшер иткән «Jultomten» журналы белән актив хезмәттәшлек итә. Бу журналда Сакариас Топелиусның «Чыпчык» шигыренә иллюстрациясе, 1898 елда ук «Раштуа бүләкләрен сатып алырсызмы?» дигән исем астында почта открыткаларына эшләгән элекке акварельләре, балалар өчен күп санлы жанрлы сурәтләре бастырыла.
Ирле-хатынлы Тиреннарның картиналары Стокгольмдагы милли музей коллекциясендә, Швециянең провинцияләрендәге музейларда һәм күп санлы шәхси коллекцияләрдә саклана.