Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Дальверзин - Тепе | |
үзб. Dalvarzintepa | |
Дәүләт | Үзбәкстан |
---|---|
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Дальверзин - Тепе Викиҗыентыкта |
Дальверзин-Тепе[1], Дальверзинтепа[1] (үзб. Dalvarzintepa) — Үзбәкстанның көньягында урнашкан борынгы шәһәрлек. III—IV гасырларда ул Кушан патшалыгының эре сәүдә-һөнәр шәһәрләренең берсе. VI—VII гасырларда патшалыкның башкаласын Бедрач шәһәрлегенә күчергәч бөлгенлеккә килгән.
1967 елдан бирле шәһәрлекне Пугаченкова Галина Анатолий кызы идарәсе астында Үзбәк ССР сәнгать белеме экспедициясе тарафыннан өйрәнелгән булган.
Дальверзин-Тепе цитадельдән, турыпочмаклы формадагы шәһристаннан һәм шәһәр янкормасыннан тора. Казулар барышында һөнәр һәм чүлмәк ясау остаханәләре табылган булган. 1972 елда алтын беләзекләр, алкалар, асма бизәкләр һәм борынгы зәркән осталарының башка эшләнмәләре белән хәзинә табылган булган. Йорт стеналарында рәсемнәр эллинистик дөнья йогынтысын чагылдыра, аларда шулай ук сак-сармат кабиләләре өчен хасиятле «җәнлек стиле» элементлары эзләре бар. Алар арасында борынгы һинд язмасы да сакланып калган. Ике Буддачылык гыйбадәтханәсе (III—IV гасыр) дә өйрәнелгән булган; Дальверзин-Тепе үзәгендә урнашкан аларның берсендә, Будда сурәте белән гипстан һәм балчыктан берничә төрле төстәге пот табылган булган. Безнең көнгә кадәр барып җиткән иң борынгы шахматлар II гасыр белән даталана. Алар Кушан патшалыгы башкаласы Дальверзинтепа казулары вакытында табылган булган. Болар фил һәм зебу үгезенең миниатюр сынчыклары.[2].