Даниил Сулимов | |
---|---|
Туган | 2 гыйнвар 1891 Меңъяр заводы бистәсе, Өфе өязе, Өфе губернасы, Рәсәй империясе |
Үлгән | 27 ноябрь 1937 (46 яшь) Мәскәү, ССРБ |
Күмү урыны | Тын зираты[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Даниил Егор улы Сулимов (рус. Даниил Егорович Сулимов, 21 декабрь 1890 (2 гыйнвар 1891), Меңъяр заводы бистәсе (хәзерге Меңъяр), Өфе өязе, Өфе губернасы, Рәсәй империясе — 27 ноябрь 1937, Мәскәү, ССРБ) — ССРБ дәүләт һәм фирка эшлеклесе.
Завод эшчесе гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. 14 яшендә атасы эшләгән заводта хезмәт эшчәнлеген башлый. 1905 тән РСДЭ(б)Ф әгъзасы. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында гаскәргә алына, Өфе һәм Глазов шәһәрләрендә солдталар арасында инкыйлаби тәшвикать алып бара.
БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы. 1937 дә БК(б)Ф ҮК пленумында БҮБК тәркибеннән чыгарылган.
1937 нең 27 июнендә кулга алынган. 1937 нең 27 ноябрендә «халык хуҗалыгында корткычлык итүдә, шпионлыкта һәм уң шура хакимиятенә каршы террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе тарафыннан атып үтерүгә хөкем ителгән. Хөкем карары шул ук көнне гамәлгә ашырылган.
1956 ның 17 мартында ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән акланган.