Даян Әхмәт | |
---|---|
Туган телдә исем | Даян Рәшит улы Әхмәтов |
Туган | 22 гыйнвар 1962 Таллинн, Эстон Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Үлгән | 4 ноябрь 2006[1] (44 яшь) Мыһикүла, Пылтсамаа вулысы[d], Егевамаа[d], Эстония[2] |
Үлем сәбәбе | Юл-транспорт казасы |
Күмү урыны | Лийва зираты[d][2] |
Ватандашлыгы | Эстония |
Әлма-матер | Эстония музыка һәм театр академиясе[d] |
Һөнәре | актёр, театр режиссеры, телевизион актёр |
Балалар | кызы Мәрьям[3] |
Даян Әхмәт (тәхәллүсе Яан Вырамяэ, эст. Jaan Võõramaa, 22 гыйнвар 1962, Таллинн, Эстон Совет Социалистик Республикасы, СССР — 4 ноябрь 2006[1] (44 яшь), Мыһикүла, Пылтсамаа вулысы[d], Егевамаа[d], Эстония[2]) — Эстония театр һәм кино актеры һәм режиссеры, хаҗи[4]. Таллинның «Salong» театрына нигез салучы һәм аның баш режиссеры (1992-?). Эстониядәге татар милли хәрәкәте активисты. 1995 елда Эстониянең Идел татар җәмгыятен җитәкли. Аның тырышлыгы белән оешма үз бинасына ия була. 1997 елда Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессы корылтае делегаты.
Юл-транспорт казасында һәлак була.[5]