Елизавета Шуматова | |
---|---|
Туган | 6 октябрь 1888 Харьков, Россия империясе[1] |
Үлгән | 30 ноябрь 1980[2] (92 яшь) Глен-Коув, Нассо (округ, Нью-Йорк), Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | рәссам |
Ата-ана | |
Елизавета Николаевна Шуматова (ингл. Yelizaveta Nikolayevna Shumatova тумыштан Савинова ингл. Avinoff; 6 октябрь 1888), Харьков — 30 ноябрь 1980), Глен-Ков, Нью-Йорк) — рус чыгышлы америка рәссамы, аның иң билгеле әсәре Франклин Д. Рузвельтның тәмамланмаган портреты. Сәясәтчеләр Линдон Б.Джонсон һәм леди Берд Джонсонның портретларын яза[3].
Шуматова Елизавета Николаевна 3 (6) октябрь 1888 елда Харьковта, аксөяк гаиләсендә төпчек бала булып туа[4]. Әтисе — Авинов Николай Александрович (1844—1911), Император рус армиясенең генерал-лейтенанты[5].
Өлкән абыйсы Николай (1881—1937), финанс хокукы укытучысы, 1937 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә. Хатыны — Марья Юрьевна Новосильцева (1882—1975). Икенче өлкән абыйсы Савинов Андрей Николаевич (1884—1949), күренекле рәссам һәм энтомолог. 1917 елда Шуматова ире Лео Шуматов белән бергә АКШ-ка күченә, Октябрь революциясенән соң туган иленә кайтмаска карар итә. Ире белән Лонг-Айленда яши[6]. 1928 елда ире Шуматов Лео пляжда суда батып үлә.
Шуматованың сынлы сәнгатькә гади булмаган сәләтләре портрет сәнгатенә алып килә, аның картиналарын Американың, Бөекбританиянең Һәм Аурупаның бай гаиләләре сатып ала башлый. Аңа төрле күренекле гаилә вәкилләре, шул исәптән Бөек герцог Люксембургский гаиләсе дә заказ бирә[7]. Ул Джорджия штатындагы Уор-Спрингс АКШ-ның Президенты Франклин Рузвельтның портретын яза, бу көндә, 1945 елның 12 апрелендә, аның миенә кан һава[8]. Эш вакытында ул аңа әйтә: «Минем башым куркыныч авырта» «ингл. I have a terrific headache'».
Соңгы елларда Нью-Йоркта, Лукас-Велина яши, 1980 елның 30 ноябрендә Глен-Ковта 92 яшендә вафат була[9]. Аның поместьесында тәмамланып бетмәгән Франклин Рузвельтның портретына эскизлар табыла, алар Франклин Д.Рузвельт мирасының Америка үзәгенә тапшырыла[10]. Шуматова соңгы чорга караган кайбер эшләре хәзер Америка сәнгатенең архивында саклана[11]