Кипрда ислам (грек. Ισλάμ στην Κύπρο) — Кипр Республикасы территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Кипр халкының (1 198 мең кеше) 28,20 % ы (350 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].
1570 елдан 1878 елга кадәр Кипр җирләре Госманлы империясе кул астында була. 1878 елдан Кипр — Бөекбритания протектораты. Ислам Кипрда 1570-елларда Госманлы империясе хакимлеге чорында ныгып урнашкан. Аңа кадәр утрауда мөселманнардан вакыт-вакыт утрауның яр буе җирләрен талаучы гарәпләр генә булган. 1570 елда төрекләр беренче тапкыр утрауны оккупацияләгән һәм Лала Мостафа-паша Кипрның беренче төрек губернаторы булган. Утрау халкының зур өлешен тәшкил иткән католиклар, шулай ук грек православие дине тарафдарлары ташламалы салымга ия булу өчен ислам динен кабул иткән[2].
Католик чиркәвенең Кипрга Көнбатыш Европа һөҗүмен оештыруыннан курыккан төрекләр Кипр православие чиркәвенә күпмедер ирек бирә. Төрекләр ярдәмендә Кипр архиепискобы дини генә түгел, ә милләт лидерына да әйләнә.
XVII гасырдан башлап, утрауның төрек халкы саны тиз арада үсә. 1878 елда утрау өстеннән контроль Бөекбританиягә тапшырылганда, шулай ук 1920-елларда төрекләр күпләп Төркиягә киткән. 1970 елга этник төрекләр утрау халкының 18 % ын, ә этник греклар калган өлешен тәшкил иткән. Бу ике төркем арасында аерма диндә һәм телдә була. 1960 елның 16 августында Кипр Бөекбританиядән бәйсезлек ала.
1974 елда утрау ике дәүләткә (Кипр Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте) бүленә [3].
1974 елга кадәр Кипр мөселман җәмгыяте утрау халкының 18 % ын тәшкил иткән һәм утрауның бөтен территориясендә яшәгән. 264 172 мөселман утрауның төньягында урнашкан Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятендә яши. Кипр мөселманнары — сөнниләр. Мөселманнар арасында әләвиләр, шулай ук әхмәдияләр бар[4].
Кипр халкы төрекләргә һәм грекларга бүленү сәбәпле, Кипр Республикасы кул астындагы җирләрдә яшәүче мөселманнарның күпчелеген бу районда тарихи яшәгән төрекләр түгел, ә гарәп мөһаҗирләре һәм чыгышы белән төрек булмаган башка качаклар тәшкил итә.
1974 елдан соң (en:Turkish invasion of Cyprus) утрауның төньягында мөселман халкы Төркиядән күчеп килгән сөнни мөселманнар исәбенә арта. Бу күченүчеләрнең статусына халыкара хокук нигезендә һәм, аерым алганда, башка дәүләтләрнең демографик составына үзгәрешләр кертергә омтылучы дәүләтләргә халыкны чикара күчерүне тыю турындагы Женева конвенциясе нигезендә дәгъва белдерелә.
Утрауда мөселманнар өчен изге һәм истәлекле урыннар бар, шул исәптән:
Хала Солтан Ханәге (Өмме Хәрам мәчете, тәкия) — Кипрның төп мөселман объекты һәм ислам диненең иң әһәмиятле урыннарының берсе. Мәчетнең госманлы архитектурасы стилендәге хәзерге күренешен булдыру 1817 елда төгәлләнгән. Госманлы империясе кораблары Ларнака янында тәкияне туптан атып сәламләгән[5]. Тәкияне су белән тәэмин итү системасы Төркия солтаны (1876—1909) Габделхәмит II күрсәтмәсе белән булдырылган. Манарасы 1959 елда ремонтланган. 1974 елда утрау ике дәүләткә (Кипр Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте) бүленгәч, мәчет ябылган. 2019 елдан гамәлдә. 2004 елда ярдәмче биналар ремонтланган [6].
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |
Дәүләтләр | Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бәһрәйн • Бангладеш • БГӘ • Бутан • Бруней • Вьетнам • Гөрҗистан • Гыйрак • Индонезия • Иран • Израиль • Иордания • Йәмән • Казакъстан • Камбоджа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай (Тибет) • Көнчыгыш Тимор • Лаос • Ливан • Мисыр • Малайзия • Мальдивлар • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакистан • Россия Федерациясе • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төньяк Корея • Төрекмәнстан • Төркия • Үзбәкстан • Филипин • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Гонконг • Кокос утраулары • Макао • Раштуа утравы • Британия биләмәләре |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • Көньяк Осетия • Тайвань • Таулы Карабаг • ТКТҖ • Фәлистыйн |