Кристобаль Лопеш

порт. Cristóvão Lopes
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Португалия патшалыгы (1139-1910)[d]
Туу датасы 1516
Туу урыны Лиссабон, Португалия
Үлем датасы 1594[2][3]
Үлем урыны Лиссабон, Португалия
Туган тел португал теле
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Әсәрләр җыентыгы Национальный музей старинного искусства[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Cristóvão Lopes
 Кристобаль Лопеш Викиҗыентыкта

Кристобаль Лопеш (порт. Cristóvão Lopes, 1516 елда туган — 1594 елда үлгән) — португаль рәссамы.

Тормышы һәм иҗаты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К.Лопеш борынгы рәссамнар гаиләсеннән килеп чыгышлы. Аның әтисе живописец Грегорио Лопеш, ә әнисе ягыннан бабасы — Жорже Афонсу, португаль корольләре Мануэл I һәм Жуан III сарай яны рәссамы булган. Шулай ук сарай яны живописецы булган әтисе 1550 елда үлгәч, Кристобаль 1551 елдан король Жуан III сарае янында аның вазифасын били башлый. Рәссам тарафыннан шул вакытка кадәр ясалган картиналар билгеле түгел. Сәнгать белгечләре, мөгаен, К. Лопеш пумаласыныкы кайбер тукымаларга ишарә итәләр, әмма алар имзаланмаган. К. Лопешның стиле голланд стиленә охшаган һәм 1550-нче еллард португаль король гаиләсе портретларын ясаган живописец Антонис Мор (Антонио Моро) манерасына якын. К. Лопешның художество иҗаты күбесенчә аның тарафыннан португаль сарай янында ясалган портретларыннан гыйбарәт. Портрет живописеннан кала оста дини тематикага игътибар биргән. Аның авторлыгына Лиссабонда “Мадре де Деус” хатын-кызлар монастыренда алтарь картинасы һәм Сезимбрада Мәрхәмәтлелек (Misericordia) чиркәве өчен Мәрхәмәтлелек аллегориясе карый. К. Лопешның эшләрен хәзерге вакытта Лиссабон Милли борынгы сәнгать музеенда күрергә мөмкин.

  1. Union List of Artist Names — 2008.
  2. Union List of Artist Names
  3. Frick Art Research Library Photoarchive — 1920.