Күрү нурланышы | |
Күрү нурланышы Викиҗыентыкта |
Күрү нурланышы латераль буынтыклы җисеменнән баш артының медиаль өлешендәге типке буразнасыннан астарак һәм өстәрәк урнашкан стриар кабыкка кадәр сузыла (рәс. 21.34). Күрү нурланышы һәм күрү кабыгы икеләтә урта һәм арткы церебраль артерияләрдән кан белән тәэмин ителә. Нурланышның арткы бүлекләрендә челтәркатлауның күрше өлкәләреннән җепселләр әкренләп якынлаша. Шул сәбәптән нурланышның арткы бүлекләре зарарлану өчен барлыкка килгән тулы булмаган гемианопсия алгы бүлекләр зарарлануга караганда конгруэнтлырак. Латераль буынтыклы җисемнән башланган җепселләр өченче тәртиптәге нейроннар дип санала, шуңа күрә күрү нурланышының зарарлануы күрү нервының атрофиясенә китерми.
1. Күрү кыры кимчелекләре контралатераль гомоним өске квадрантанопсиядән гыйбарәт («күктә тап»), чөнки күрү кырының өске бүлекләренә җавап биргән күрү нурланышының аскы җепселләре башта чигә өлешенең (Мейер әйләнеше) алгы аскы бүлегеннән латераль карынчыкның чигә мөгезе очы тирәли үтә (рәс. 21.34а).
2. Бергә булган күренешләргә контралатераль гемианестезия һәм уртача гемипарез керә, чөнки нурланышның чигә өлеше өске җепселләр белән тоташканчы, эчке капсуланың сизгер һәм хәрәкәт җепселләренә бик якын уза. Чигә өлеше зарарлануының башка күренешләренә пароксизмаль ис һәм тәм сизү саташулары (ыргак зарарланганда өянәкләр), формалашкан күрү саташулары, тартышу һәм доминант ярымшар зарарланганда рецептив дисфазия керә.
1. Күрү кыры кимчелекләре контралатераль гомоним аскы квадрантанопсиядән гыйбарәт («күктә тап»), чөнки күрү кырының аскы өлешенә җавап биргән нурланышның өске җепселләре арткы кабыкка түбә өлкәсе аша туры артка бара. Нурланышның аерым алтүбә өлеше зарарлануы бик сирәк очрый. Гомумән, түбә өлеше зарарлану өчен гемианопсия чагыштырмача конгруэнт була (рәс. 21.34б). 2. Доминант түбә өлеше зарарлануының башка күренешләренә акалькулия, аграфия, уң һәм сул якны билгеләүдә кыенлык һәм агнозия керә. Доминант булмаган өлеш зарарланганда конституциональ апраксия һәм аралыкны тою кыенлыгы барлыкка килә ала.
Күрү нурланышы түбә өлеше тирәнлегендә латераль карынчыкның өчпочмагы һәм баш арты мөгезеннән тыштарак урнаша. Бу өлкәнең зарарлануы гадәттә тулы гомоним гемианопсиягә китерә (рәс. 21.34в). Оптокинетик нистагм (ОКН) бернинди клиник күренешкә туры килмәгән, бергә булган неврологик какшауларсыз аерым гомоним гемианопсиягә китергән зарарлануның урнашуын билгеләргә булыша ала. Нормада ОКН салмак кына эзләү хәрәкәте белән киләсе әйберне билгеләү өчен кире якка юнәлгән саккададан гыйбарәт. Ярымшарның арткы өлешендә оптомотор юллар зарарланганда әйбер зарарлану ягына (гемианопсиядән) әйләнгәндә ОКН кимрәк булачак. Бу башның арткы өлеше ипсилатераль күзәтү хәрәкәтләрен бүтән идарә итә алмаганы белән аңлатыла һәм бу очракта контралатераль гемианопсия рефиксацион саккадалар ясалуын тоткарлый. Бу уңай ОКН симптомы
NB Конгруэнт булмаган гомоним гемианопсия белән асимметрияле ОКН түбә өлеше зарарлануы турында аңлата. Конгруэнт гомоним гемианопсия белән симметрияле ОКН баш арты өлеше зарарлануы турында аңлата.