Маврикийда Һинд дине төрле дини төркемнәрдән Һиндлеләр ялланган хезмәтчеләр буларак Маврикийның һәм Һинд Океанының күрше утрауларына Франция һәм соңрак Британия плантацияләренә китерелгәч башланган булган.[1][2][3] Мигрантлар күбесенчә хәзер Бихар, Уттар-Прадеш, Мадхья-Прадеш, Джаркханд, Орисса, Махараштра, Тамилнад, Телангана һәм Андхра-Прадеш буларак мәгълүм штатларыннан килгән.[1]
Һинд дине Маврикийда иң зур дин булып тора, тугърылар саны 670000-нән артык, алар 2011 Маврикий Статистика халык санын алуы буенча илнең 1,3 миллион халкының якынча 48.5%-ын тәшкил итәләр.[4][5] Бу Һинд Океанында Маврикийны Африкада Һиндуларның иң зур процентлы иле һәм дөньяда Непал һәм Һиндстаннан соң Һиндуларның процент нисбәте буенча өченче иле итә.
Ел | Процент | Арту/Кимү |
---|---|---|
1871 | 41.97% 132652 | |
1881 | 55.99% 202281 | +14.02% |
1891 | 56.10% 209079 | +0.11% |
1901 | 55.62% 206131 | -0.48% |
1911 | 54.26% 202716 | -1.36% |
1921 | 52.70% 201895 | -1.56% |
1931 | 50.37% 202192 | -2.33% |
1944 | 47.26% 203709 | -3.11% |
1952 | 46.97% 241660 | -0.29% |
1962 | 47.55% 332851 | +0.58% |
1972 | 49.56% 421707 | +2.01% |
1983 | 50.65% 506486 | +1.09% |
1990 | 50.63% 535028 | -0.02% |
2000 | 49.64% 585210 | -0.99% |
2011 | 48.54% 600327 | -1.10% |
Маврикийда дин[5] | ||||
---|---|---|---|---|
Дин | Процент | |||
Һиндулар | 51.9 % | |||
Христианнар | 31.4 % | |||
Мөселманнар | 15.3 % | |||
Башкалар† | 1.5 % | |||
Дин буенча халык % -ы; †Буддачылык тарафдарларын да кертеп |
Европа колониаль көчләре колларны тоткын итеп алуны һәм алар белән сәүдә итүне 19-ынчы гасырның беренче яртысында тыйган, Британия Империясе аны беренче дистә елларда тыйган. Шулай да колониаль шикәр камышы, мамык, тәмәке һәм башка кыйммәтлеләр плантацияләренә түбән бәяле, югары интенсив хезмәткә ихтыяҗ арта барган. Британия Империясе Африкадан коллар белән тәэминатын Һиндстаннан ялланган эшчеләр тәэминатына алмаштырган.[6][7]
Һиндстаннан ялланган кешеләрнең күпчелеге Һинд дине тарафдарлары булган, әмма шулай ук Мөселманнар һәм Христианнар да булган. Алар индентура буенча килгәннәр, бу аларны билгеле вакыт эшләргә мәҗбүр иткән озын дәвамлы контракт булган; хезмәтнең вакыты чикле булуга карамасак, бу коллыкка охшаш булган.[8] Һиндстаннан ялланган хезмәтчеләрне ташый торган кораблар 1836 елда киткән.[9] Һиндстанга асаба булган шикәр камышы, Европада булган салкын киңлекләрдә үсми, әмма тропик киңлекләрдә үсә, һәм үсүче Европа һәм Америка ихтыяҗларын тәэмин итү өчен зур колониаль тропик плантацияләрендә үстерелгән булган. Бу шикәр камышы һәм башка тропик уңышлар плантацияләре сәбәпле ялланган Һиндулар Маврикийга һәм Фиджи, Ямайка, Тринидад, Мартиника, Суринам һәм башка илләргә килгән.[9]
Маврикийга килгән индентура хезмәт контрактларын кабул иткән Һиндулар һәм Һинду булмаганнар Һиндстанда авыр шартларда булганнар. Колониаль Һиндстанда ярлылык, ачлык, эпидемия һәм Британия Раджында периодик ачлыклар колониаль хөкем вакытында бик яман булганнар.[10][11][12] 19-ынчы гасыр Британия Һиндстанында миллионлаган Һиндлеләр ачлыктан үлгәннәр.[12] Экстремаль шартлар гаиләләрне, авылларны ваткан һәм миграцияләр сәбәбе булган.[10] 1839 елга Маврикийда колониаль плантацияләрдә инде коллыкка охшаш шартларда 25000 Һиндле булган, әмма болар күбесенчә ирләр булган, чөнки колониаль хезмәт кануннары ирләр белән хатын-кызлар һәм балалар баруны тыйган. 1840-ынчы елларда Британия плантацияләрендә арзан хезмәтнең кырыс дефицита Маврикийга ялланган эшчеләрнең, ирләрнең һәм хатын-кызларның җибәрелүенә сәбәп булган, аеруча Калькутта, Бомбей һәм Мадрас портларыннан.[9][10] According to Michael Mann – a professor of Sociology, the Hindus and non-Hindus of India who arrived in Mauritius were a small percentage of the over 30 million indentured Indian workers shipped around the colonial world between the 18th and early 20th century (many of whom returned after serving for years as plantation labor).[13]
Маврикий Британия Империясеннән бәйсезлек алган вакытка, аның халкының күпчелеге Һинд чыгышлы булган. Патрик Айзенлор буенча, Маврикийның якынча 70%-ы Һинд чгышлы. Үзләрен Һинд дине тарафдарлары дип идентификацияләгәннәр бөтен халыкның якынча 48%-ын тәшкил итәләр, яки Һиндле чыгышлыларның якынча 69%-ын.[14]
Маврикийда Һинд дине тарафдарлары өйдә һәм сәүдәдә сөйләшенгән төп телләр Креол, Бходжпури, Тамил һәм Һинди.[15] Айзенлор раслаганча сәяси актив Һиндулар Һиндины сакларга тырышканнар, алар аны "ана тел" яки "бабалар теле" дип атаганнар, һәм шулай ук колониаль дискриминациягә каршы ышану, әмма күпчелек Һинд дине тарафдарлары көн саен тормышта Креол телен кулланалар – ул утрауда барлыкка килгән Һиндлеләрнең һәм Африканнарның синкретик теле.[15]
Утрау дәүләттә Маврикий хөкүмәте тарафыннан контрольдә тотылган Маврикий Тапшыру Корпорациясендә күп Бходжпури телле телевидение программалар бар.[16] Маврикийда Бходжпурины киң кулланучы Һиндулар авыл көньягында һәм La Nicolière янында төньяк-үзәк регионда яшиләр.[17] Бу торак пунктларда Һиндулар күбесенчә Бихар һәм көнчыгыш Уттар-Прадеш Ганга үзәне төбәкләреннән, һәм аларның теле оригиналь Бходжпуриның модификацияләнгән формасы – Койнесы булып торалар.[17]
2011 ел халык санын буенча, Һинд дине тарафдарлары Маврикий халкының 48.54%-ын тәшкил иткән. Родригес утравыннан башка, Һинд дине тарафдарлары халыкның 50.15%-ы булганнар (Шәһәр даирәләрендә 36.79%, һәм авыл даирәләрендә 59.72%). Родригес утравында, Һинд дине тарафдарлары халыкның 0.84%-ын тәшкил итәләр.[18]
Оддвар Холлап һәм башка галимнәр буенча, Маврикийда төпләнеп калган Һинд дине тарафдарлары арасында каста системасы кырыс булмаган.[19][20][21] Холлап раслаганча, күп галимнәр "Һиндлеләр тәкъдим ителгән җәмгыятьләрдә икътисади һәм сәяси шартлар каста тәэмин итү өчен уңайлы булмган", һәм каста иҗтимагый оешуның принцибы булмаган, чөнки барлык Һиндле хезмәтчеләр (кулилар) "шул ук эшне эшлгәннәр һәм шул ук яшәү шартларында яшәгәннәр".[19]
Утрауда иң зур Һинду фестиваль Маха Шиваратри ("Шиваның Бөек Төне"). Бу ел саен Һинду бәйрәм итүе, ул Февраль һәм Март айларында була, церемония дүрт көннән тугыз көнгә кадәр була, һәм ашаудан тыелу төн буе уяу булып Шива табынуына китерә.
Маврикийда башка мәшһүр Һинду фестивальләргә түбәндәгеләр керә:[22]
Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең Маврикийда берничә гыйбадәтханәсе бар.