Максим Топилин | |
---|---|
Туган | 19 апрель 1967 (57 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты[d] |
Һөнәре | икътисадчы, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Мария Валентиновна Топилина[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Максим Анатольевич Топилин (1967 елның 19 апреле, Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе (2004—2008), Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры (2012—2020), Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе (2020—2021). VIII чакырылыш Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты
Икътисад фәннәре кандидаты (1991). Россия Федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2009)[1].
Максим Топилин 1967 елның 19 апрелендә Мәскәүдә туа. 1988 елда «икътисадчы» белгечлеге буенча Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1991 елда «Предприятиенең структур бүлекчәләренең хезмәт өлешен матди кызыксындыру» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.
1988 елдан Хезмәт фәнни-тикшеренү институтында эшли, анда кече фәнни хезмәткәрдән сектор мөдиренә кадәр юл үтә.
1994—2001 елларда Россия Федерациясе Хөкүмәте аппаратында эшли:
2001 елдан Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министры урынбасары.
2004 елның 24 мартыннан Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе — Россия Федерациясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы.
2008 елның 31 июленнән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары. 2012 елның 21 маеннан 2020 елның 21 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры[2][3].
2020 елның 22 гыйнварында Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе итеп билгеләнә. 2021 елның 11 февралендә үз вазыйфасыннан китә[4].
2021 елның 1 мартында «РТЮ» ААҖ идарә рәисе – генераль директорының өлкән киңәшчесе итеп билгеләнә. Дәүләт хакимияте органнары белән эшне һәм социаль сәясәт һәм хезмәтне саклау өлкәсендә нормалар иҗат итү эшчәнлеген алып бара.
2021 елның июнендә «Бердәм Россия» съездында Топилин Дәүләт Думасына булачак сайлауларда Татарстаннан сайлау исемлегенә кертелә[5]. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[6].
Хатыны — Мария Валентиновна Топилина (1968), ике кызы бар.
Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре | |||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Дәүләт Думасы депутатлары |
| ||||||||||||||||
Федерация Советы әгъзалары |
|