Һинд классик биюенең иң эффектлы хасияте булып кул ишарәләрен куллану булып тора. Биюдә вакыйгаларны яки әйберләрне һәм шулай ук эчке хисләрне дә тавыш белән түгел, ә ишарәләр белән визуаль рәвештә чагылдырыр өчен Һинд Классик Биюендә махсус традицион мудраларның (кул/бармак ишарәләренең) ике классификациясе кулланыла һәм алар чынлап та биюче сүзлегенең әһәмиятле өлеше булып тора...
Абһинайя Дарпада (биючеләр өчен башланыч тасвирлама) искә алганча биюче җырны тамагы белән җырларга тиеш, җырның мәгънәсен кул ишарәсе белән чагылдырырга, җырның хисләре халәтен күзләр белән, һәм ритмны табаннар белән чагылдырырга тиеш.
Сәнгатьләр буенча текстта Натья Шастрада бу матур цитата һәм тәрҗемә еш Һинд классик бию инструкторлары тарафыннан цитаталана:
Хастаның кул ишарәләрендә чагылган нечкәлекләр шундый күп ки, кеше колачлаганның киңлеге һәм мөгаен бөтен Галәмдә булган нәрсәнең биюче тарафыннан чагылдырырыла ала.
Шулай итеп "һаста" аерым кодланган тел формалаштыра, ул башкарганда уникаль шигъри элемент китерә, шулай ук абһинайя (традицион йөз чырайлары), поза (мөнәсәбәт) һәм ритм телгә аңлаешлык өсти, биюче практик рәвештә теләсә нәрсәне һәм бөтен нәрсәне игътибарлы аудиториягә чагылдыра ала.
Һиндстанның Классик Биюе Бһаратанатьямда махсус фикерләрне, вакыйгаларны, гамәлләрне яки мәхлукатларны күрсәтү өчен якынча илле биш тамыр мудра кулланыла, шуларның утыз икесендә бары бер генә кул кирәк, һәм алар "Асамьюкта Хаста" буларак башка егерме өч мудралар белән төркемләнә, аларда ике кул да кирәк һәм "Самьюкта Хаста" дип төркемләнә. [NB бу егерме биш тамырлар; тармакларда күпкә күбрәк мудралар кирәк, боларның кайберәүләре беренче чиратта эстетик яки бизәү арттырулары буларак кулланыла.]
Санскрит телендә исем ;' | Инглиз телендә тәрҗемәләр | Башка мәгънәләр | Иллюстрация |
---|---|---|---|
Анджали Мудра | Тәкъдим итү | ||
Капотам | Күгәрчен | ||
Каркатам | Краб | ||
Свастикам | Алкышлы билге | ||
Дола-Хастам | Барабанчы куллары | ||
Пушапутам | чәчәкләр сумкасы | ||
Утсангам | кочаклау | ||
Шивалингам | Ходай Шиваның тамгасы | ||
Катака-вардһанам | чылбыр | ||
Картари-свастикам | |||
Шакатам | арба | ||
Шанкха | Кабырчык | ||
Чакрам | Әйләнүче диск | ||
Паша | Баулар | ||
Килака | күк күкрәү | ||
Сампута | түгәрәк формалы тартма | ||
Матсья | Балык | ||
Курма | Ташбака | ||
Вараха | Кабан дуңгызы | ||
Гаруда | Ходай Вишну атланган ярым-бөркет, ярым-кеше, очучы кош/кошлар | ||
Нагабандһам | уралышкан еланнар | ||
Хаттва | Бишек | ||
Бһерунда | Кошлар пары |