Надежда Гринфельд | |
---|---|
Туган | 18 декабрь 1887 Кишинёв, Бесарабия гөбернәсе, Россия империясе |
Үлгән | 1918 Бендеры[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе Молдавская демократическая республика[d] |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бунд[d] |
Надежда Евгеньевна Гранфельд (кыз фамилиясе Кенигшац; 1887, Кишинёв — 1918) — Бессарабия сәясәтчесе, «Сфатул Цэрий» (1917—1918) ике хатын-кыз-депутатларының берсе.
Надежда Евгеньевна Гринфельд присяжный вәкиле Евген Семенович Кенигшац (1861, Бельцы — 1939, Кишинев)[1] һәм табиплар династиясеннән булган Ольга Вильгельмовна (Васильевна) Бернштейн гаиләсендә туган; бабасы — Самуил Исаакович Кенигшац — Бель шәһәре табибы; икенче бабасы — Вильгельм Викентьевич Бернштейн — Кишиневта табиб һәм коллежский советник була).[2][3][4]. Әбисе — Мария Григорьевна Кенигшац (кыз фамилиясе Коган) — язучы һәм «Недельная хроника „Восход“» (1882—1883) газетасы хезмәткәре була; шулай ук «Рассвет» газетасында дә басылып чыга[5][6][7].
1903 елда Кишинев Бунд бүлекчәсе әгъзасы, соңрак РСДРП әгъзасы була[8][9] . Одессада, Киевта һәм Санкт-Петербургта (соңыннан Петроград һәм Кронштадт) меньшевиклар оешмасында актив катнаша[10][11][12]
«Сфатул Цэрий» әгъзасы буларак Елена Алистларга капма-каршы сәяси позицияне били (бу органда икенче хатын-кыз-депутат)[13][14] . Бессарабиянең алга таба Русиягә кушылу күчеше чорында Румын корольлегеннән азат булуы өчен чыгыш ясый[15][16] . 1917 елның 2 декабрендә «Сфатул Цэрий» Молдаван Халык Республикасы оештырылуын игълан итә . Бессарабияне Румын басып алуыннан соң, 1918 елның гыйнварында Днестр аша чыгырга маташуында Надежда Гринфельдны румын жандармнары атып үтерә («Сфатул Цэрий» оешмасының 6 башка ағзалары — Василий Рудьев, Федор Котарос, Дмитрий Прахницкий, Панцырь Иван, Петр Чумаченко һәм Николая Ковсан да үтерелә).[17][18][19][20][21]
Надежда Грифель (әтисе кебек) Семен Резникның «Кровавая карусель» романы һәм пьесаларының төп персонажларның (Фрида Кенигшац исеме астында, курсистка, 25 яшь) берсе булып тора .[22]
Аның әтисе, Е.С. Кенигшац, 1917—1918 елларда Кишинёв кала думасының гласные, «Сфатул Цэрий» әгъзасы, шәһәрдә Вакытлы хөкүмәтнең комисар ярдәмчесе була.[23] Әнисе О. В. Кенигшац, балалар өчен көндезге приют белән идарә итә[24].