Николай Красовский | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Никола́й Никола́евич Красо́вский[1] |
Туган | 7 сентябрь 1924[2][3] Екатеринбург, РСФСР, СССР |
Үлгән | 4 апрель 2012[4][3] (87 яшь) Екатеринбург, Россия |
Күмү урыны | Широкая-Речка зираты[d][5][6] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Урал дәүләт техника университеты[d][3] |
Һөнәре | математик |
Эш бирүче | Институт математики и механики им. Н. Н. Красовского Уральского отделения Российской академии наук[d][3], Станкомаш[d][3], Урал дәүләт техника университеты[d][3] һәм Урал дәүләт университеты[d][3] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | Красовский, Андрей Николаевич[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Николай Николаевич Красовский (1924 елның 7 сентябре, Екатеринбург — 2012 елның 4 апреле, Екатеринбург) — математика һәм механика өлкәсендә совет һәм Россия галиме. Оптималь идарә итү һәм дифференциаль уеннар теориясе буенча зур фәнни мәктәпкә нигез салучы. ССРБ һәм РФА академигы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1974).
Николай Красовский 1924 елның 7 сентябрендә Екатеринбург шәһәрдә танылган табиб гаиләсендә туа.
1949 елда Урал политехника институтын (УПИ) тәмамлый. 1949—1959 елларда Урал политехника институтында укыта (1958—1959 елларда — югары математика кафедрасы мөдире).
1959—1970 елларда Урал дәүләт университетында (УрДУ) математика-механика факультетында укыта. Факультетның теоретик механика (1959—1960), исәпләү математикасы (1961—1963), гамәли математика (1965—1970) кафедралары мөдире була. УрДУ теоретик механика кафедрасы профессоры. Мәктәптә укытуда катнаша.
Укыту белән беррәттән фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, физика-математика фәннәре докторы була (1957). 1963 елдан Свердловск шәһәрендә Сергей Стечкин оештырган (Иван Виноградов һәм Мстислав Келдыш ярдәмендә) ССРБ Фәннәр академиясенең Урал филиалының математика һәм механика институтында эшли.
1964 елның 26 июненнән ССРБ ФА әгъза-мөхбире — Идарә итү механикасы һәм процесслары бүлеге (механика); 1968 елның 26 ноябреннән ССРБ ФА академигы — Идарә итү механикасы һәм процесслары бүлеге (тотрыклылык һәм җайга салу теориясе).
1970—1977 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Урал бүлеге математика һәм механика институты директоры. РФА Урал бүлеге математика һәм механика институты баш фәнни хезмәткәре һәм РФА киңәшчесе була.
Улы Андрей (1953) — механик, физика-математика фәннәре докторы.
2012 елның 4 апрелендә вафат була. Широкореченск зиратында Шәһәрнең Мактаулы гражданнары аллеясында җирләнгән.
2013 елда информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында иң күп балл җыйган 14 яшькә кадәрге укучылар өчен Красовский исемендәге премия гамәлгә куела[7].
Урал федераль университетында Н. Н. Красовский исемендәге Урал компьютер мәктәбе эшли[8].
Евгений Барбашин, Иоел Малкин, Николай Четаев укучысы.
Оптималь идарә итү теориясе булдыручыларның берсе.
Красовский эшләрендә линиясез системалар хәрәкәтләренең тотрыклылыгының яңа критерийлары формалаштырылган һәм расланган, Ляпунов функциясенең тотрыклылык һәм тотрыксызлык турындагы төп теорияләр өчен булуы билгеләнгән.
Аның укучылары арасында академиклар Юрий Осипов, Александр Куржанский, Андрей Субботин, Аркадий Кряжимский, РФА әгъза-корреспондентлары Александр Ченцов, Владимир Третьяков, Владимир Ушаков, Нина Субботина һ. б., докторлар һәм фәннәр кандидатлары бар.