Питер Исаакс (нид. Pieter Isaacsz, 1569 ел, Хельсингёр – 14 сентября 1625 елның 14 сентябре, Амстердам) — озак вакыт Нидерландта торган һәм эшләгән Дания рәссамы. Шулай ук Дания һәм Швеция хөкүмәтләренең Нидерландта агенты буларак мәгълүм.
Даниядә хөкүмәт чиновнигы гаиләсендә туган, әмма яшүсмер чагында ук Амстердамга килгән. Корнелис Кетель һәм соңыннан Ян ван Акен кебек живописецлар остаханәләрендә живопись өйрәнгән. Соңгысы белән Германия һәм Италия буенча өйрәнү сәфәрен башкарган. Нидерландка кайтканнан соң Амстердамда тора, 1590 елдан бирле үз өендә. Рәссам буларак шулкадәр киң мәшһүрлеккә ия булган ки, замандашлар оста Голландия тарафыннан Даниядән “урланган” дигән фикерләр әйткән. Даниягә килгәндә очрашкан Дания короле Кристиан IV-нең аеруча яклавы һәм ышануына ия булган (П. Исаакс Амстердамнан Ватанына килеп Даниядә ике мәртәбә булган). Беренче килүендә, 1607-1610 елларда Исаакс Розенборг король сараенда парад залын бизәү белән мәшгуль булган. Даниягә икенче килгәндә, 1614 елда рәссам Дания хөкүмәте агенты була, шул исәптән 1618 елдан бирле Амстердамда Дания короле өчен сәнгать әсәрләрен сатып алу белән мәшгуль була. Шулай ук Нидерландта Швециянең түләүле агенты булган. Питер Исаакс күбесенчә тарихи, Тәүрат һәм мифология темаларына тукымалар һәм шулай ук портретлар ясаган. Аның улы Исаак Исаакс шулай ук мәшһүр рәссам булган, аның остазы булып Питер Исаакс үзе булган. Рәссамның әсәрләрен күп Европа һәм Америка музейларында һәм тупланмаларында күрергә мөмкин – Амстердам Рейксмузеенда, Копенганенда Дәүләт картина галереясында, Берлин картина галереясында, Ганноверда Түбән Саксония җиренең Музеенда, Хьюстонның нәфис сәнгать Музеенда, Базель художество музеенда, Фредериксборг сараенда һ. б. Аның иң мәшһүр эшләреннән Розенборг кальгасында һәм Берлин һәм Базель музейларында сакланган король Кристиан IV портретлары булып тора.