|
Палеонтология - борынгы тереклекне өйрәнә торган фән. Берничә бүлекләргә бүленә:
Исеме борынгы грек теленең өч тамырыннан тора: палеос - борынгы, онтос - булу һәм логос - фән
Птерозаврлар (лат. Pterosauria - канатлы кәлтә елан) - мезозой дәверендә яшәгән архозаврлар тәртибе. Хәзер аларның йөзләп төре билгеле. Динозаврлар кебек, беренче птерозаврлар триас чорында - 230 миллио н ел элек - барлыкка килгәннәр. Шул вакыт яшәгән птреозаврларның вәкилләре - эудиморфодон, преондактиль, петейнозавр. Птерозаврлар юрада да яшәгәннәр. Әмма акбүр чорында билгеле булмаган сәбәпләрдән юкка чыгалар (кара: Акбүр чоры массалар үлүе). Птерозаврлар Җирдә 166 миллион ел яшәгәннәр.
Триас периоды — мезозой чорының беренче периоды. Башы якынча 230 миллион ел элек, ахыры - 185-195 миллион ел элек.
Мезозой чорының иң башында флора бик бертөрле була. Плевромейяләр - плаундай үсемлекләр - доминантлык иткәннәр. Аларның биеклеге 2-3 метрга җитә алган. Иң яхшы шартларда яшәгәннәренең кайберләре агачтай була. Плевромейяләр бүгенге Көнбатыш Аурупадан Урыс платформасына кадәр, шуннан - Үзәк Азиягә һәм Себергә, Кытайга һәм Австралиягә таралганнар.
Фән: Фән тарихы • Фән фәлсәфәсе • Системалар фәне
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү