Принц Бальтазар Карлосның кәрлә белән портреты

Принц Бальтазар Карлосның кәрлә белән портреты
исп. El príncipe Baltasar Carlos con un enano
Нигезләнү датасы 1631
Сурәт
Атама El príncipe Baltasar Carlos con un enano һәм Don Baltasar Carlos with a Dwarf
Урын Sınlı Sänğät Muzeyı[1]
Төп тема Бальтазар Карлос[d]
Жанр портрет[d]
Булдыручы Diego Velaskes
Каталог коды 51[2] һәм 45[2]
Материал төре майлы буяу[d] һәм киндер[d]
Тасвирланган феномен Бальтазар Карлос[d]
Коллекцияләре Sınlı Sänğät Muzeyı
Инвентарь номеры 01.104
Күргәзмәләрдә күрсәтелүе Velázquez[d]
Киңлек 101,9 сантиметр[1]
Биеклек / буй 128 сантиметр[1]
Нинди веб-биттә тасвирланган mfa.org/collections/object/don-baltasar-carlos-with-a-dwarf-31124, wga.hu/html/v/velazque/03/0305vela.html һәм wga.hu/html/v/velazque/03/0304vela.html
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d]
 Принц Бальтазар Карлосның кәрлә белән портреты Викиҗыентыкта

«Принц Бальтазар Карлосның кәрлә белән портреты» (испан телендә: El príncipe Baltasar Carlos con un enano) - Диего Веласкес тарафыннан ясалган испан тәхете варисының портретларының берсе.

Бәби яшенә карамастан принц парад портретының барлык кануннары буенча тантаналы позалаучы итеп сурәтләнгән. Аның киемнәре аның югары статусын ассызыклый. Ул караңгы яшел, алтын белән чигелгән “хәрби мундир” кигән (миниатюр кирасаны кертеп) анда ал тасма һәм челтәрле “Ван Дейк” якасы. Бер кулында ул маршал таягын тота, икенчесе шпага сабында. Янәшә мендәрдә купшы каурый белән баш киеме ята. Болар барысы – генерал рангының символлары. Янәшә сурәтләнгән кәрлә егет (әллә кыз) алма һәм шалтыравык тота һәм бу гадәти бала атрибутларын кирәксенмәгән куәтле империя варисы белән контрастта. Икесе дә келәмдә тора, алар артында – кызыл драпировкалар, шулай ук парад портретының традицион атрибуты.

Принц Бальтазар Карлос 1629 елның 17 октябрендә Мадридта туган һәм 1646 елның 9 декабренда Сарагосада үлгән. Картинада өлешчә сөртелгән «Aetatis AN… / MENS 4» язмасы бар, ул портрет принцка 1 яшь 4 ай булганда – 1631 елның мартында ясалганын фараз итәргә мөмкинчелек бирә[3].

Рәссамның беренче биографы Франсиско Пачеко буенча[4], Италиягә беренче сәяхәтеннән соң “Веласкес бер ел ярым булмаганнан соң Мадридка кайткан һәм 1631 елның башында килгән. Ул граф-герцог тарафыннан бик яхшы кабул ителгән булган, ул аңа Галиҗәнапның кулын, ул башка живописецны чакырмаган, ә аны принц портретын ясау өчен көтәргә сайлаганга рәхмәтле үбәргә кушкан һәм ул портретны кичекмәстән ясаган.” Фараз ителгәнчә, сүз нәкъ шул портрет турында бара. Әмма, биограф кәрлә турында әйтмәгәнгә күрә, кайберәүләр Уоллес тупланмасында саклана торган берүзе генә ясалган Веласкес пумаласыныкы принц портреты турында сүз бара дип фараз итә. Әмма аңа анда өч яшь тирәсе һәм шулай итеп ул принцның иң беренче портреты була алмый. [5].

Дж. Браун[6] һәм Дж. Г. Эллиот портретта язма чыганак тасвирламасы буенча Сан-Херонимода 1632 елның 7 мартында кортесларның тантаналы антына кигәнгә охшаш костюм дип фараз иткәннәр. Шуңа күрә портрет принцка 1,4 яшь булганда түгел, ә 2,4 яшь булганда ясалган дип фараз иткәннәр. Кәрләнең алма һәм шалтыравык тотуы король символлары – скипетр һәм державаның символик билгеләнеше дип саныйлар.

Диего Веласкес. «Принц Бальтазар Карлосның көмеш костюмда портреты». 1632. Уоллес Тупланмасы, Лондон

Хосе Камон Азнар муенчаны керткән кәрлә костюмы хатын-кызныкы икәненә ишарә иткән[7][3]. Браун бу гипотезаны мөмкин дип саный[8]. Кәрләнең “Вальескастан бала” кушаматлы Франсиско Лескано дигән традицион идентификациясе (Веласкес пумаланыкы башка портретта шул ук ул) Морено Вилья тарафыннан тәкъдим ителгән булган, ул шул очракта портрет Лескано принцка хезмәткә килгән вакытта 1634 елда ясалган дип фараз иткән. Әмма картина ачык бу датага кадәр ясалганга күрә, кәрлә Лескано була алмый. Аның динамик позасы Панторбаны ул картинага соңрак өстәлгән дигән фикергә этәргән. [9].

Хуан Гальего, хронология туры килмәү проблемасын чишәр өчен үзе язганча “рисклы фикер”не алга сөрә, янәсе портрет Веласкесның яраткан“картинада картина” жанрында ясалган: ягъни кәрлә принцның парад портреты фонында ясалган, ә келәм сызыгы – ул чын дөньяның һәм арткы тукыманың чиге. Бу аның фикеренчә Панторба билгеләп узган стилистик аерманы аңлата һәм тукыма чын һәм уйдырма дөнья арасында буталчыкка сокланган иҗади акыллар һәм Веласкес шулкадәр яраткан визуаль уеннарның берсе буларак карала ала. [5].

Картина, мөгаен, испан (яки австрияле) король сарай яны өчен ясалган булган, әмма аның язмышы 1769 елга кадәр документланмаган, ул вакытта ул беренче мәртәбә Италиянең Парма шәһәрендә Һенри Һовард, 4-енче граф Карлайл сатып алуы буларак искә алына. Һовард кальгасында ул 1900 елга кадәр булган, шул вакытта Дҗордҗ Дҗеймс Һовард, 9-ынчы Карлайл графы аны саткан. Картина Knoedler and Co.-га эләккән, анда аның провенансы билгеләнгән булган. Ул 80 мең долларга сатылган булган һәм 1901 елда Бостон музеена эләккән[10].

XIX гасырга кадәр картинаның авторы Корреджо һәм ул Парма герцогларының берсен сурәтли дип саналган[10].

  • Mayer, August L. Velazquez: A Catalogue Raisonni of the Pictures and Drawings. London, 1936. № 209.
  • Curtis, Charles B. Velazquez and Murillo: A Descriptive and Historical Catalogue. New York, I883. № 149
  • Lopez Rey,Jose. Velazquez: A Catalogue Raisonne of His Oeuvre, with an Introductory Study. London, 1963. № 302
  • Pantorba, Bernardino de. La vida y la obra de Velazquez: tstudio biograficoy critico. Madrid, 1955. № 42
  • Gudiol,Jose. Veldzquez, 1599-166o: Historia de su vida, catalogo de su obra, estudio de Ia evolucion de su ticnica. Barcelona, I 97 3. № 66,
  • Bardi, P.M. Tout l’oeuvre peint de Velazquez. Introduction by Yves Bottineau. Paris, I969. № 45
  • Antonio Domínguez Ortíz, Alfonso E. Pérez Sánchez, Julían Gállego. Velázquez 2018 елның 30 октябрь көнендә архивланган., exhibition catalog from The Metropolitan Museum of Art. P. 166—171. № 21

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1,0 1,1 1,2 http://www.mfa.org/collections/object/don-baltasar-carlos-with-a-dwarf-31124
  2. 2,0 2,1 https://commons.wikimedia.org/wiki/File%3ADiego_Rodr%C3%ADguez_de_Silva_y_Vel%C3%A1zquez_-_Don_Baltasar_Carlos_with_a_Dwarf_-_Google_Art_Project.jpg
  3. 3,0 3,1 López-Rey, José. Velázquez: catalogue raisonné : [арх. 14 февраль 2018] : Калып:Lg. — Köln : Benedikt Taschen, 1996. — 589 p. — (Jumbo Series). — ISBN 3822886572.. Стр. 122
  4. Pacheco, Francisco. Arte de la pintura, su antigiiedad y grandezas. 1,8
  5. 5,0 5,1 Antonio Domínguez Ortíz, Alfonso E. Pérez Sánchez, Julían Gállego. Velázquez 2018 елның 30 октябрь көнендә архивланган., exhibition catalog from The Metropolitan Museum of Art. P. 166—171
  6. Brown, Jonathan. Velazquez: Painter and Courtier. New Haven and London, I986. pp. 81, 83
  7. Camon Aznar,Jose. La pintura espanola del sigloXVII. Summa Artis 25. Madrid, I978, p. 437
  8. Brown. Ibid, p. 290 n. 31
  9. Pantorba, Bernardino de. La vida y la obra de Velazquez: estudio biograficoy critico. Madrid, I9SS• p. 106
  10. 10,0 10,1 Don Baltasar Carlos with a Dwarf. Museum of Fine Arts, Boston. 2014-02-15 тикшерелгән.