Рерих хәрәкәте | |
Нигезләүче | Елена Ивановна Рерих[d] һәм Николай Рерих |
---|---|
Рерих хәрәкәте Викиҗыентыкта |
Ре́рих хәрәкәте (рус телендә: Рерихи́зм, Рерихиа́нство, Ре́риховское движе́ние) — нигезе булып Николай һәм Елена Рерихларның Агни Йога (Тере әхлак) дини-фәлсәфи тәгълиматы булган яңа дини хәрәкәт.
Хәрәкәт төгәл итеп оештырылган корылмага ия түгел һәм үзенә мәдәният белеме һәм гуманистик-дөнья карашыннан дини-мистик һәм мистик-оккультка кадәр берничә төрле юнәлешне кертә.
Тере әхлакның кайбер тарафдарлары хәрәкәтнең дини буларак төркемләштерелүен инкарь итә.
XIX ел ахырында һәм XX гасыр башында әһәмиятле дини-фәлсәфи һәм мәдәни күренеш булып теософия булып киткән — синкретик дини-мистик тәгълимат[1] һәм оккульт хәрәкәт[2], аның инициаторы булып Елена Блаватская һәм аның тарафдарлары булган[3]. Дөньяга карашларына зур йогынтыны традицион Көнчыгыш дини-фәлсәфи концепцияләр, беренче чиратта Рамакришна һәм Вивекананда тасвирламасында һәм шулай ук Көнчыгышта зур әһәмият бирелә торган Бхагавад Гита һәм Ламрим Ченмо кебек текстлар ясаган Николай һәм Елена Рерихлар[4], алар бу яңа тәгълиматның фикерләре белән мавыккан булган. Аларны аның дини һәм фәлсәфи ягы гына түгел, ә шулай ук теософ фикеренең шигъри һәм әхлакый нәтиҗәләре җәлеп иткән[3]. Соңыннан алар тарафыннан теософиянең үз доктриналь юрамасы — Агни Йога (Тере әхлак) барлыкка китерелгән булган[3].
Кайбер өйрәнүчеләр тарафыннан шулай ук Агни Йога дип аталган Рерих хәрәкәте Рерихлар тарафыннан 1920-нче елларда АКШ (Нью-Йорк), Латвия (Рига), Франция (Париж)[5], Маньчжурия (Харбин) кебек илләрдә оештырылган булган. 20-нче һәм 30-ынчы елларда максаты итеп Рерих Пактын алга сөрүне куйган Рерих җәмгыятьләре барлыкка китерелә башлаган — «Рерих Музее» (Нью-Йорк, 1923 е.), «Рерих Музее дуслары Җәмгыяте» (Нью-Йорк, 1926 е.; Рига, 1930 е.), «Рерих Пактын һәм Дөнья Пактын кабул итү өчен Халыкара шура» (Брюгге, 1931 е.), «Пакт һәм Дөнья Байрагының Даими Комитеты» (Нью-Йорк, 1933 е.), «Рерих Пактының Харбин Рус Комитеты» (Харбин, 1934 е.), «Бөтендөнья Мәдәният Лигасы һәм Бөтендөнья Мәдәният Шурасы» (Нью-Йорк, 1931 е.) һ.б. Аларның кайберләре шулай ук Агни Йога фикерләрен дәгъва иткән. Н. К. Рерих өйрәнчекләренең берсе А. П. Һейдок шәһадәте буенча 1934 елда дөньяның күп илләрендә Агни Йоганың йөздән артык җәмәгате оешкан булган[6]. 1935 елдан соң АКШ-ында эшмәкәр Луис Хорш һәм сәясәтче Һенри Уоллес тарафыннан Рерихны тәэмин итү туктаганнан соң, Америкада аның күп мәдәни проектлары туктатылган булган[7]. Иң активларның берсе булып Латвиянең Рерих җәмгыяте булган. Нәкъ менә Ригада беренче мәртәбә Тере Әхлакның күп китаплары нәшер ителгән булган. Бу җәмгыять 1940-ынчы елда Латвиянең ССРБ-га кушылуына кадәр булган. Кыска вакыт арасында Латвия җәмгыятенең нәшрияты якынча 50 китап, периодик басма һ.б. чыгарган. Бу нәшер итү эшчәнелегенең башлап җибәрүчесе булып Н. К. Рерихның сәркатибе Ригалы Владимир Анатолий улы Шибаев (1898—1975) булган. 1932 елдан бирле нәшрият эшчәнлеген 1929 елда фәлсәфә буенча хезмәтләр тәрҗемә өчен чакырылган, шагыйрь һәм Көнчыгыш мәдәнияте һәм традицияләрнең белгече Рихард Яков улы Рудзитис (1898—1960) дәвам итәргә алынган[8][9]. Рерих җәмгыятьләре, түгәрәкләре һәм төркемнәре шулай ук Германиядә[10], Швейцариядә («Мунди Таҗы»)[10], Эстониядә[11], Маньчжуриядә (Харбин)[12], Болгариядә (София) булган.
Сугыштан соң Көнбатышта Рерих хәрәкәте Нью-эйджның гомуми агымында үсә. Нью-Йоркта 1946 елда году было зарегистрировано Агни Йога Җәмгыяте (Agni Yoga Society) теркәлгән булган[13], ә 1949 елда Рерихларның Америка хезмәттәшләре — Кэтрин Кэмпбелл-Стиббе һәм Зинаида Фосдик инициативасы буенча Николай Рерих музее янә тергезелгән булган[14]. Хәзерге вакытта Рерих оешмалары Европаның, Американың һәм Азиянең кайбер илләрендә һәм шулай ук Австралиядә эшли[14][15]. Рерих җәмгыятьләре ССРБ-ның Белоруссия, Украина, Казакъстан, Гөрҗистан, Молдавия, Латвия, Литва, Эстония кебек илләрендә бар[16].
Совет республикаларында Рерих җәмгыяте үзе буларак бары тик 80-енче еллар ахырында «үзгәртеп кору» чорында актив үсә башлаган. Әмма ССРБ-да хәрәкәт фундамент әле мәшһүр Шәркыять белгече, Николай һәм Елена Рерихларның олы улы Юрий Рерих (1902—1960) һәм эмиграциядән Советлар Союзына кайткан Рерихның өйрәнчекләре салган. 1960-ынчы еллардан бирле Рерих мирасының өйрәнүе һәм үсеше буенча аерым төркемнәр формалаштырылган булган. Рерих җәмгыятенең үсешенә яңа импульсны Һиндстанда яшәгән, ССРБ-га күп мәртәбә картиналары, үзенеке һәм әтисенеке белән килгән Николай һәм Елена Рерихларның кече улы мәшһүр рәссам һәм җәмәгать эшлеклесе Святослав Рерих (1904—1993) биргән. Аның инициативасы буенча 1989 елда әле Мәскәүдә Рерихларның Совет Фонды барлыкка китерелгән булган, аңа Святослав Рерих әти-әнисенең мәдәни мирасын тапшырган[6]. После того, как в 1991 елдагоду Советский Фонд Рерихларның Совет Фонды фактик рәвештә булуын туктатканнан соң, аны оештыручылар, беренче чиратта Шапошникова, Людмила Василий кызы буенча Рерихларның Халыкара Үзәге (Международный Центр Рерихов — МЦР) барлыкка китерелгән булган[17], ул Россиядә Рерихларның мирасына хокукларын дәгъва иткән. Соңыннан суд органнары тарафыннан МЦР Рерихларның Совет Фондының хокукый варисы булып танылган булмаган[18], әмма шулай итеп ихтиярларын башкара дип санап Рерихларның мирасына хокуклар ирешүгә таба эшен дәвам итә.
Булуның беренче унъеллыгында (1920—1975) Рерих җәмгыяте үзенә бары тик мистик кәефле зыялылар даирәсенең һәм шулай ук Николай Рерихның һәм аның мәдәни мирасның яклавы һәм саклап калуы иҗадының тарафдарларының игътибарын җәлеп итсә, 1980-енче еллардан бирле Россиядә хәрәкәтнең шактый демократизациясе һәм киңәюе булган: зыялылар һәм хезмәткәрләрдән төп төркеменә студент яшьләр һәм эшчеләр өстәлгән булган. Ул эре шәһәрләр буенча гына түгел, ә провинциядә дә таралган һәм XX гасыр ахырына рәтләрендә күбесенчә мәдәни-мәгариф юнәлешле 5000-нән артык оешмалар булган. Шул исәптән Тере әхлак шулар белән эш иткән карашлар «миллион кеше дөнья карашы булган»[19].
Рәт өйрәнүчеләр тарафыннан Нью-эйджка кертелгән Рерих хәрәкәте Россиядә Нью-эйдж үсешенә зур йогынты ясаган. 2002 елда хәрәкәт бүленү кичергән булган һәм берничә көндәш агымга бүленгән. Мәдәният юнәлешле берсенең җитәкчесе Мәскәүдә Рерихларның Халыкара үзәге җәмәгать оешмасы каршында музей җитәкчесе Людмила Шапошникова җитәкләгән; «мистик» хәрәкәтенең рухи җитәкчесе һәм символы булып Диңгез буе краеннан Зиновия Душкова (Е. Бондаренко) булган. Рерих җәмәгате тарафдарлары регуляр мәдәни белеме чаралары үткәрәләр (Рерих картиналарның оешмасы, аның истәлегенә һәм рухи мирасына конференцияләр), китапларның, үз дини-фәлсәфи хәрәкәте турында периодика нәшер итүне оештыралар.
Хәзерге Россиядә Рерихларның мәдәни, рухи һәм мистик мирасына мөрәҗәгать иткән сыйфати төрле берләшмәләрнең, җәмгыятьләрнең, үзәкләрнең, музейларның һәм аерым вәкилләрнең гаять зур спектры бар: төрле мәдәни-мәгариф юнәлешеннән неомистик һәм ачык рәвештә оккультка кадәр.
Өйрәнүчеләр хәзерге Рерих хәрәкәтендә ике сыйфати төрле юнәлеш аералар:
Рерих мәдәният концепциясе рәссамның иртә тарихи-мәдәни карашларының Тере әхлакның дини-фәлсәфи фикерләре белән кушылуына нигезләнгән (Агни Йога)[20][21]. Агни Йога буенча мәдәниятнең рухи кыйммәтләрен барлыкка китерү, саклау һәм пропагандасы иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе һәм кешелек эволюциясенең терәге булып тора[21][22].
Рерихлар тарафыннан кешелек үсешендә мәдәниятнең приоритет ролен тану практик үсешен Николай Рерихның иҗтимагый-мәдәни эшчәнлегендә алган, ул берничә мәдәни һәм фәнни үзәкнең нигезләүчесе булган, «Мәдәният аша Дөнья» һәм «Дөнья байрагы» халыкара мәдәни хәрәкәтләрнең инициаторы булган. Дөнья Байрагы — Николай Рерих тарафыннан 1928 елда тәкъдим ителгән һәм 1935 елда Америка континенты (шул исәптән АКШ) илләре тарафыннан имзаланган символ Халыкара мәдәни кыйммәтләр сакалу Пакты символы булган. 1954 елда бу Пакт нигезендә хәрби конфликт очрагында мәдәни кыйммәтләрне саклау турында Гаага конвенциясе кабул ителгән булган. Шуның белән Рерих Пакты фикерләре пропагандада һәм мәдәният кыйммәтләрен яклауда дөнья җәмәгатенең юридик практикасына кертелгән булган[23][24][25].
Рерихларның эшчәнлеге дөньяның күп илләрендә эшчәнлеген мәдәниятның Рерих концепциясендә нигезләүче җәмгыятьләр һәм оешмаларның барлыкка килүенә китергән. Рерих хәрәкәтенең бу юнәлеше аеруча үсешен Россиядә һәм элекке ССРБ-ның илләрендә алган, анда ул мәдәни-мәгариф эшен алып бара, газеталар, журналлар, китаплар нәшер итә, видеофильмнар чыгара, картиналар күргәзмәләрен һәм шулай ук Агни Йога һәм гомумән Рерих рухи мирасының һәм дини-фәлсәфи һәм эзотерик пропагандасына һәм үсешенә юнәлтелгән.
Тере әхлак (Агни Йога) эстетик карашлары нигезендә сәнгатьнең үзгәртүче көче турында тәгълимат ята. «Матурлыкны Аңлау Дөньяны коткарачак» — бу фикер Рерихлар гаиләсе карашларында үзәк булып тора[23]. Мәшһүр рәссамнарның, беренче чиратта Н. К. һәм С. Н. Рерихларның күргәзмәләренең үткәрелүе Рерих хәрәкәтенең мәдәни-мәгариф эшчәнелегенең төп юнәлешләрнең берсе булган. Россия шәһәрләрендә һәм чит илдә әтисенең күчмә картиналар күргәзмәләр оештыруының фикерен С. Н. Рерих Мәскәүдә Н. К. Рерих исемендәге Музей барлыкка китерү турында сүз алып барганда әле тәкъдим иткән. 1991 елдан бирле узган вакытта Рерихларның Халыкара Үзәге Россиянең, БДБ-ның һәм чит илләрнең 300-дән артык шәһәрендә 450-дән артык күчмә күргәзмә оештырган. Күргәзмәләр оештыруның инициаторлары һәм оештыручыдашлары булып гадәттә музейлар һәм Рерих җәмгыятьләре тора. Рерихов җәмгыятьләре, кагыйдә буларак, күргәзмә белән булган мәдәни программаларны да оештыралар: концертларны, лекцияләрне, кызыклы очрашуларны, видеофильмнарны күрсәтүне. РФ мәдәният министры А. А. Авдеев 2009 елда МЦР 20-еллыгын бәйрәм итүдә Н. К. Рерих исемедәге Музейның «дөньяның теләсә нинди музее көнчесе килерлек» күргәзмә эшчәнлегенең күп булуын аерым билгеләп үткән.[26][27]. Кайбер өйрәнүчеләр Николай Рерихны сәнгатьтә космизмның вәкилләренең берсе итеп саныйлар[28] Рерихлар һәм рәссам-космистларның картиналарының күргәзмәләреннән тыш Рерих оешмалары регуляр рәвештә халык иҗаты күргәзмәләрен, балалар рәсемнәре бәйгеләрен һәм мәшһүр рәссамнарның репродукцияләренең күргәзмәләрен үткәрәләр.
Себер Рерих җәмгыяте тарафыннан Россия Фәннәр Академиясенең Себер Бүлеге белән Новосибирскта 1976 елда нигезләнгән Рерих укулары үткәрелә[29][30][31]. Рерих укулары В. Г. Белинский исемендәге Пенза дәүләт педагогик университеты һәм Пенза өлкәсенең тарихи-этнографик үзәге белән хезмәттәшлектә Пенза Рерих җәмгыяте тарафыннан да башкарыла[32][33][34]. Халыкара симпозиумнарны[35] һәм монгол профессорлары тарафыннан нигезләнгән[36] рәисе академик Ш. Бира булган Монголиянең Рерих җәмгыяте үткәрә. «Рерих мирасы» халыкара иганә фонды Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Дәүләт Эрмитажы белән бергә конференцияләрне оештыра[37][38]. Н. К. Рерихның Одесса музей-йорты Рерихлар гаиләсенең иҗади мирасын, аларның мәдәни тирәлеге өйрәнүен башкара[39][40].
Ярославль Рерих җәмгыяте беренче рус Һиндстан белгече Герасим Лебедев мирасын өйрәнүдә махсуслаша һәм аның турында семинарлар һәм конференцияләр оештыручысы һәм катнашучысы булып тора[41][42][43].
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |