Рәдиф

Рәдиф (гарәп. رديف‎) ‎‎– шигърияттә, халык иҗатында шигырь төзелешендә киң кулланылучы әдәбият термины, кушма рифманың бер төре . Бу очракта шигъри юл азагында ким дигәндә ике сүз рифмалашып килә, аларның икенчесе, гадәттә, бер үк сүзнең юл саен кабатланып килүеннән ясала. Мәкаль-әйтемнәрдә, җырларда, мәкальләрдә дә очрый. Көнчыгыш әдәбиятында, шул исәптән төрки халыклар шигъриятендә киң кулланыла.

Ул ни дисә, шул булды,
Чүлгә чыгып басканда,
Чүл ярылып, юл булды,
Тауга чыгып басканда,
Тау сыгылып, уй булды,
Унберендә бер булды,
Уйпыксыз чичән ул булды,
Уникегә җиткәндә,
Алпамыштай ир булды. Идегәй» дастаны)

Вак сибелгән йолдыздан
Балкып торган ай артык,
Буш симергән айгырдан
Ярсып торган тай артык.

Дөя суйган җыеннан
Тәкә суйган туй артык,
Тавыш туган туеңнан
Тыныч торган өй артык. (Халык иҗаты)

Су буена төшәр идем,
Су басмасы тал булса.
Һич теләгем калмас иде,
Үз сөйгәнем яр булса. (Фәрхиназ җыры. Т. Гыйззәт. «Фәрхиназ»)

Күл өстендә ялгыз аккош йөзә,
Нигә ялгыз, нигә пары юк?
Парсызларның күңелләре моңлы,
Парлыларның гына зары юк. («Ялгыз аккош күлләрдә». Р. Хәннанов, Р. Хәсәнов)

Олы белән кечене өләшкән белер,
Көчле белән көчсезне көрәшкән белер.[1]

1. Татарская литература (дәреслек-хрестоматия). К., 2010 ISBN 978-5-7761-2046-6

2. С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

3. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин. Казан, 1990.

  1. Калын хәреф белән бирелгән сүзләр рәдифкә мисаллар