Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Винисә җөмһүрияте[d] |
Туу датасы | 1566[2][3][4][…] |
Туу урыны | Венеция, Винисә җөмһүрияте[d] |
Үлем датасы | 1638[2][3][4][…] |
Үлем урыны | Венеция, Винисә җөмһүрияте[d] |
Һөнәр төре | рәссам |
Әсәрләр җыентыгы | Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d] һәм Museo civico di Mirandola[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Файлы артиста по адресу | Frick Art Research Library[d] |
Commons Creator бите | Sante Peranda |
Санто Перанда Викиҗыентыкта |
Санто Перанда яки Санте Перанда (итальян телендә: Sante Peranda; 1566, Венеция — 1638, шунда ук) — күбесенчә Венециядә эшләгән Яңарыш чоры итальян рәссамы.
Венеция рәссамы Паоло Фьямминго остаханәсендә, аннан соң Леонардо Коронадан өйрәнгән. Соңрак Якопо Пальма (Кечесе) аны үзенең ярдәмчесе иткән, аның белән бергә алар «Психея Тарихы» мифологик картиналар сериясен барлыкка китергәннәр.
Яшь чагыннан ук дини сюжетларга картиналар барлыкка китерүгә алынган. Санто Перанданың дини характерлы сакланып калган картиналарның берсе 1585 ел белән даталана («Изге Мартин һәм хәерче»).
Санто Перанда дини живопись остасы буларак тиз абруй казанган, аңа дини җәмәгатьләрдән күп заказ бирелгән булган. Аның турында хәбәр Төньяк Италия буйлап таралган. Үз вакытында аның остаханәсенә аның Тәүрат тематикасына картиналар барлыкка китерү манерасын өйрәнү өчен рәссам Симоне Кантарини юри килгән булган.
Шулай да, мифологик картиналарда Санто Перанда Паоло Веронезе дәвамчысы дәрәҗәсе өстеннән күтәрелмәгән.Аның кешелекнең алтын, көмеш һәм тимер гасырлары темаларына картиналар сериясе аеруча популяр булып киткән. Шуңа күрә аның картинаар сериясе ике мәртәбә кабатланган һәм Римга чыгарылган булган.
Рәссамның әһәмиятле яклаучылар арасында киләчәк Венециянең дожы, аксөяк Марино Гримани булган, ул рәссамны Римга чыгарган һәм ул анда ике ел эшләгән. Римда булу Санто Перанданы Рим һәм чит ил маньеристлары әсәрләре белән таныштырган. Перанда үзе дә Венеция юрамасында уртача маньеризмның дәвамчысы булган. Бу юнәлешнең иң яхшы мисаллары арасында – хәрби тематикага әсәр “Яффада бәрелеш” яки “Яффада венециялеләрнең диңгездә җиңүе” (Дожлар сарае, Венеция). Берникадәр вакыт зур булмаган Мирандола кенәзлегенең герцогы Алессандро I Пико делла Мирандоланың сарай яны рәссамы булган. Өйләнгән булган, Микеланджело дигән шулай ук рәссам булган улы булган. Венециядә үлгән һәм Сан-Никола-да-Толентино чиркәвендә күмелгән булган.