Селты | |
удм. Сьӧлта | |
Нигезләнү датасы | 1596 |
---|---|
Рәсми исем | Сьӧлта |
Дәүләт | Россия[1] |
Нәрсәнең башкаласы | Селты районы[2], Селтинское сельское поселение[d][2] һәм Селты өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Селтинское сельское поселение[d][2] |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Халык саны | 5230 (2021)[3] |
Почта индексы | 427270 |
Беренче язма телгә алу | 1610 |
Җирле телефон коды | 34159 |
һәм [1]
Селты (удм. Сьӧлта, рус. Селты) — Удмуртиядә урнашкан авыл, Селты районының административ үзәге, 1921—1924 елларда — шәһәр.
Халык саны — 5 276 кеше (2010 ел).[4]
Селты үз исемен удм. «сьӧлта» (удмурт нәселенең исеме) сүзеннән ала.
Селты Палавйка елгада (Көлмез кушылдыгы), Ижаудан 138 километрга төньяк-көнбатышрак урнаша, иң якын тимер юл станциясе — Ува.
Беренче тапкыр 1610 елда телгә алына. Авыл аша Себер тракты узган.
1790 елда сөрген урынына юнәлү вакытында авылда Александр Радищев булган.
1870 елдан — Вятка губернасы Малмыж өязенең Селты волостеның үзәге.
1921 елда, Вәтәк автономияле өлкәсе оештырылу нәтиҗәсендә, өлкәсенең Селты өязе үзәге була һәм шәһәр статусын ала. 1924 елда Селты өязе юкка чыгарыла, Селты шәһәр статусын югалта һәм Ижау өязенә кертелә..
1929 елда административ-территориаль реформа үткәрелә, өяз-волостьларга бүленеше юкка чыгарыла, районнарга бүленеше индерелә. Селты районы оештырыла һәм Селты аның үзәге була.
1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[4] |
---|---|---|---|---|---|
3 357 | 3 465 | 4 710 | 5 383 | 5 585 | 5 276 |
Милли состав: арлар — 45,7%, руслар — 51,9%, татарлар — 0,7%.[10]
Җитен заводы, урман хуҗалыгы, әсфәлт җитештерү.
Мәктәп, профессиональ училищесы, район китапханәсе.