Силвия Пфайфер | |
---|---|
Туган телдә исем | порт. Sílvia Escobar Pfeifer |
Туган | 24 февраль 1958 (66 яшь) Бразилия, Порту-Алегри |
Ватандашлыгы | Бразилия |
Һөнәре | актриса, топ-модель |
Балалар | кызы Эмануэла; улы Николаш |
Силвия Пфайфер, Силвия Эшкобар Пфайфер (порт. Sílvia Escobar Pfeifer, 1958 елның 24 феврале, Бразилия, Порту-Алегри) — Бразилиянең кино һәм театр актрисасы, топ-модель.
1958 елның 24 февралендә Бразилиянең көньяк төбәгендә Ри́у-Гра́нди-ду-Сул штатында урнашкан Порту-Алегри шәһәрендә туган. Ундүрт яшеннән Рио-де-Жанейро шәһәрендә яши, модель бизнесы белән шөгыльләнә. Коко Шанель, Җорҗио Армани, Кристиан Диор йортлары белән хезмәттәшлек итә. 1988 елдан башлап, актерлык курсларына йөри.
1990 елда кино экраннарында беренче мәртәбә күренә: «Ярлы тормыш» (порт. Boca do Lixo) мини-сериалында Клаудиа Толедо (Cláudia Toledo) ролендә һәм 173 серияле «Минем мәхәббәтем, минем кайгым» (порт. Meu Bem, Meu Mal, режиссер Паулу Убиратан, Rede Globo телеканалы) теленовелласында Изадора Вентурини ролендә уйный. Күп кенә тәнкыйть сүзләре ишетә.
1992 елда «Куркыныч сакчылар» (порт. Perigosas Peruas) фильмында Леда Валленари (Leda Vallenari) ролен башкара.
1993 елда «Тропиклар кызы» (порт. Tropicaliente) сериалында Летисия Веласкес ролендә төшә. Сериалны 1995 елда РФ телевидениесе Беренче каналдан күрсәтә.
Россия тамашачыларында танылу алган «Клон» сериалында (2001) Синира ролендә уйный.
48 яшендә театр сәхнәсендә дә (Леди Гертруда Чилтерн ролендә) үзен сынап карый[1].
Ире (1983 елдан) — эшмәкәр Нелсон Шамма Фильу (порт. Nelson Chamma Filho, 1958 елгы). Балалары: кызлары Эмануэла (Emanuela) һәм уллары Николаш (Nicholas).