Смбат Шах-Азиз | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | әрм. Սմբատ Շահազիզ |
Туган | 17 сентябрь 1840 Аштарак[d], Эчмиадзинский уезд[d], Ереван губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 5 гыйнвар 1908 (67 яшь) Мәскәү, Россия империясе |
Күмү урыны | Армянское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Лазарев көнчыгыш телләре институты[d] |
Һөнәре | шагыйрь |
Эш бирүче | Лазарев көнчыгыш телләре институты[d] |
![]() | |
Смбат Симонович Шах-Азиз (Шахазизян) (әрм. Սմբատ Շահազիզ; 1840 елның 17 сентябре — 1908 елның 5 гыйнвары) — әрмән шагыйре, публицист һәм педагог[1].
1840 елның 17 сентябрендә Эриван губернасы Эчмиадзин өязе Аштарак шәһәрендә рухани гаиләсендә туа; алты абыйның кечкенәсе була.
10 яшькә кадәр ул өйдә, аннары өяз мәктәбендә укый, аннан соң Мәскәүгә Лазарев институтына җибәрелә. Институтны тәмамлагач, анда заманча һәм классик әрмән телен укыту өчен, бер үк вакытта үз белемен дәвам итәргә әзерләнер өчен кала. 1867 елда ул Санкт-Петербург университетында көнчыгышны өйрәнү кандидаты дәрәҗәсен (көнчыгыш телләр буенча) ала. Шуннан соң 1897 елда отставкага киткәнче — утыз биш ел дәвамында Лазарев институтында укытучы булып эшли.
1893 елда ул мохтаҗ язучылар өчен Абов-Назар фондына нигез сала. 1898 елда пенсиягә чыкканнан соң, Мәскәүдә 1894—1896 елларда әрмәнәрне күпләп үтерү аркасында (Хәмидия кырылышы) ятим калган балаларны карау һәм тәрбияләү буенча комитет оештыра. Ул патша Россиясе режимының әрмәнәргә каршы позициясен һәм Төркия дипломатиясенең ике төрлелеген фаш итә.
1908 елның 5 гыйнварында Мәскәүдә вафат була. Мәскәүдә Әрмән зиратында җирләнгән.
Смбат студент елларында яза башлый һәм әрмән шагыйрьләре Рафаэль Патканян һәм Хачатур Абовян йогынтысында була. 1861 елдан ул «Юсис апайл» («Төньяк балкышы», Степан Назарян нигез салучы) журналы белән 1864 елда басылу беткәнче хезмәттәшлек итә. 1860 елда Шах-Азиз үзенең беренче «Азатутян жамер» («Ирек сәгатьләре») шигырьләр җыентыгын бастыра, ул хәзерге заман һәм классик әрмән телендә язылган утыз өч шигырьдән тора.
Аның шигъри әсәрләре арасында: «Ял сәгатьләре» (1858, шигырьләр җыентыгы), «Леон кайгысы» (1865, поэма); проза арасында: «Публицист тавышы» (1881), «Вардан бәйрәме уңаеннан истәлекләр» (1901), «Минем укучыларга берничә сүз» (1903).