Степан Вострецов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 17 (29) декабрь 1883[1] Вострецово, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 3 май 1932[2][1] (48 яшь) Новочеркасск, Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Братское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы, совет-поляк сугышы[d], Чиләбе операциясе, Омская операция[d], Спасск операциясе[d], Якутия походы һәм Кытай-совет низагы[d] |
Хәрби дәрәҗә | прапорщик[d] |
Вострецов Степан Сергеевич (рус. Вострецов, Степан Сергеевич; 17.12.1883, Казанцево авылы, Бөре өязе,Уфа губернасы — 3.5.1932, Новочеркасск) — совет хәрби җитәкчесе, Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашучы, большевик.
1883 елның 17 (29) декабрендә Уфа губернасының Казанцево (хәзерге Вострецово) авылында крестьян гаиләсендә туган, рус. Ике ел чиркәү-мәхәллә мәктәбендә укый. 1912-14 елларда Казанцево авылында тимерче булып эшли.
РККА ның Хәрби академиясе (Мәскәү, 1924) һәм Хәрби сәяси академиясе янында (Ленинград, 1930) югары составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.
1895 елда — Уфа тимер юл остаханәләрендә, 1901-06 елларда Омск, Чиләбе һәм Уфа губернасы заводларында эшли.
1906—1909 елларда һәм 1914 елда рус армиясендә, прапорщик (1917);
1918 елдан алып Кызыл Армиядә. 1918 елда Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда 27 се укчылар дивизиясе 242-нче укчылар полкы командиры, Якутия явында катнашыучы. 1920-23 елларда Ерак Көнчыгышта Халык революцион армиясының гаскәрләр группасы командующие. 1927 елдан алып — 27-чее Омск, 1928 елдан бирле — Перекоп укчылар дивизиясе, 1929-30 елларда Аерым Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш армиясының 18-нче укчылар корпусы командиры.
1930 елның августыннан ноябрьгә кадәр хәрби-сәяси академия каршындагы курсларны үтә. 1931 елның маеннан 1932 елның 2 маена кадәр Новочеркасск шәһәрендә 9нчы укчылар корпусы командиры.
1932 елның 1 маенда Ростовта машинада хатын-кызны бәрдерә. 1932 елның 2 маенда иртәнге сәгать 4 белән 5 арасында Новочеркасскида үз йорты бусагасында үз=үзен атып үтерә.[3][4][5] Дондагы Ростовның туганнар зиратында җирләнгән.
Туган авылына, Борай районындагы колхозга, Бөре, Владивосток, Магадан, Новосибирск, Уфа һәм Чиләбе урамнарга аның исеме бирелгән.
Борай һәм Вострецов авыларда — һәйкәл, Уфа тепловозлар төзәтү заводы идаралыгы һәм тимерчелек цехы биналарына мемориаль тактаташ куела.
1983—2009 елларда Борай районы Яңа Бикмәт авылында Вострецов музее эшли.