Тайваньда ислам | |
Дәүләт |
![]() ![]() |
---|---|
Урын | Тайвань |
![]() |
Тайваньдә ислам (кыт. 伊斯兰教在台湾) — Тайвань территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Тайвань халкының (23 млн 860 мең кеше) 0,30 % ы (60 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Тайваньдә ислам тарафдарлары дини азчылыкны тәшкил итә.
Тайвань ватандашлары булган мөселманнардан тыш, илдә Индонезиядән (2000 елның июненә 52 000 кеше), Мьянма һәм Таиландтан утрауга эшкә килгән мөселманнар да бар.
Хәзерге Тайвань территориясендә ислам XVII гасырдан билгеле. Беренче булып утрауга Кытайның утраудан Тайвань бугазы белән аерылып торучы Фуцзянь провинциясе мөселманнары күченгән. 1661 елда пират Чжэн Чэнгун (Коксинга) җитәкчелегендә, араларында мөселманнар да булган 25 мең гаскәри утрауга килеп, Формоза (Тайвань) утравын Нидерланд колониаль көчләреннән азат иткән[2].
Утрауда берничә гасыр дәвамында Тайвань ватандашлары булган, хәнәфи мәзһәбе сөнни исламын тотучы хуэй халкы вәкилләре яши (барлык мөселманнарның 90 % ы).
1946—1950 елларда Кытайда барган Ватандашлар сугышы ахырында гаскәри һәм дәүләт хезмәткәре булган 20 мең мөселман материктан утрауга качып килә.
1980-еллардан башлап, утрауга Мьянма һәм Таиландтан мөселман эшчеләр килүе арткан. Тайваньда Индонезия, Малайзия, Таиланд һәм Филипиннан, барысы 30 дан артык илдән килгән 180 меңнән артык чит ил мөселманнары эшли.
Утрау мөселманнары Кытай мөселман ассоциациясенә (КМА) һәм Кытай мөселман яшьләр лигасына берләшкән. Кытай мөселман ассоциациясе 1938 елда материк Кытайның Ухань шәһәрендә оешкан, Кытай Ватандашлар сугышыннан соң, 1951 елда Тайвань утравына күчеп килгән. Рәсми рәвештә 1958 елда торгызылган. Кытай мөселман ассоциациясе бөтен Тайвань буенча төрле дини чаралар уздыра һәм волонтёрлар эшчәнлеген оештыра. КMA материк Кытайга трансляцияләнә торган атналык радиопрограммага иганәчелек итә. Тайвань Кораллы көчләрендә хезмәт итүче мөселманнар белән даими бәйләнештә тора. Тайваньнең рәсми дипломатик мөнәсәбәтләре булмаган 46 илнең мөселманнары белән мәдәни бәйләнешләр булдырган. Тайвань мөселман яшьләренә чит илдә башлангыч дини белем алу өчен стипедияләр билгели[3].
Кытай мөселман яшьләр лигасы «Кытай мөселман яшьләр мәдәни камилләшү ассоциациясе» (ингл. Chinese Muslim Youth Cultural Improvement Association) исеме астында 1930-еллар башында Мукденда оештырылган. 1940-еллар ахырында, Кытайда Ватандашлар сугышы башланганда, Кытай мөселман яшьләр мәдәни камилләшү ассоциациясенең күп кенә әгъзалары Квантун провинциясенә күчеп килә. 1949 елның июлендә Кытай яшьләр антикоммунистик лигасы булып оеша. Шул ук елны лига Квантуннан Тайваньгә күчеп килә. 1957 елдан — Кытай мөселман яшьләр лигасы. Кытай мөселман ассоциациясе белән күп кенә дини мәсьәләләрдә (мәчеттә гарәп телен куллану һ. б.) каршылыкка керә.
Халык саны һәм финанс чараларының чикләнгән булуы Тайвань мөселманнарына мәдрәсә булдырырга мөмкинлек бирмәгән. 2000 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Тайваньдә булган Бөтендөнья мөселман лигасы генераль сәркатибе Абдулла ибн Салех Әл-Обайд утрауда мәдрәсә оештыру идеясен хуплаган.
2000 елның 21 февралендә Тайваньнән 32 кеше Согуд Гарәбстаны короле чакыруы буенча хаҗ кылган.
2018 елда Тайваньдә унбер мәчет исәпләнә, аларның иң зурысы, борынгысы — Тайбэй үзәк мәчете. Һәр мәчет һәм аның эшчәнлеге үзенең директорлар шурасы тарафыннан идарә ителә.
Тайбэй җәмигъ мәчете — 1960 елда Иран шаһы һәм Иордания короле финанс ярдәме белән ачылган мәчет. Гомуми мәйданы 2 747 кв. метр. 1999 елда «Тайбэйның дини мирасы объекты» дип танылган. Кытай мөселман ассоциациясе кулында[4].
Дәүләтләр | Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бәһрәйн • Бангладеш • БГӘ • Бутан • Бруней • Вьетнам • Гөрҗистан • Гыйрак • Индонезия • Иран • Израиль • Иордания • Йәмән • Казакъстан • Камбоджа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай (Тибет) • Көнчыгыш Тимор • Лаос • Ливан • Мисыр • Малайзия • Мальдивлар • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакистан • Россия Федерациясе • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төньяк Корея • Төрекмәнстан • Төркия • Үзбәкстан • Филипин • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Гонконг • Кокос утраулары • Макао • Раштуа утравы • Британия биләмәләре |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • Көньяк Осетия • Тайвань • Таулы Карабаг • ТКТҖ • Фәлистыйн |