Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты | |
Нигезләнү датасы | 1955 |
---|---|
![]() | |
Рәсми исем | Ташкентский университет информационных технологий имени Мухаммада аль-Хоразмий |
Кыскача исем | ТЭИС һәм ТУИТ |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Ташкент |
Рәсми веб-сайт | tuit.uz |
![]() |
Мөхәммәд әл-Хәрәзми исемендәге Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты (2002 елга кадәр — Ташкәнт электротехник элемтә институты) — Үзбәкстандагы телекоммуникация һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белгечләр әзерләү үзәге. Илнең башка шәһәрләрендә дә университетның филиаллары бар: Фәрганә, Үргәнеч, Каршы, Сәмәрканд, Нөкестә.
Университет 1955 елда оеша. Совет чорында ул ССРБ элемтә министрлыгына буйсына, ССРБның алты көндезге элемтә институтының берсе һәм Үзәк Азия һәм Казакъстанда бердәнбер була[1]. 2017 елда Үзбәкстан Президенты указы белән университет Мөхәммәд әл-Хәрәзми исеме белән атала[2].
Совет чорында вузда өч көндезге факультет була — РРТ (Радиоэлемтә, радиотапшырулар һәм телевидение), МЭС (Күп каналлы электр элемтәсе), АЭС (Автоматик электр элемтәсе).
Үзбәкстан Республикасы Президенты карары белән 2005 елда ТМТУың Каршы, Нөкес, Сәмәрканд, Үргәнеч һәм Фәрганәдә төбәк филиаллары оештырыла[3].