Флюра Булатова | |
---|---|
Туган телдә исем | Флюра Әскар кызы Булатова-Аббате |
Туган | 9 сентябрь 1963 (61 яшь) Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия→ Италия |
Әлма-матер | Русия дәүләт физик мәдәният, спорт, яшьләр һәм туризм университеты[d] |
Һөнәре | спортчы (өстәл теннисы) |
Җефет | Станислав Николаевич Гомозков, тренер |
Балалар | Александр, Дмитрий |
Ата-ана |
|
Флюра Булатова, Флюра Әскар кызы Булатова-Аббате, итал. Abbate-Bulatova Flyura Askarovna, рус. Булатова-Аббате Флюра Аскаровна (09.09.1963) — совет һәм итальян спортчысы (өстәл теннисы), ССРБ атказанган спорт остасы (1982), Европа чемпионы (1982, 1985, 1988, 1980, 1984, 1988), ССРБ чемпионы (1982, 1983, 1985). Европа беренчелегенең бронза призы иясе (1982).
1963 елның 9 сентябрендә Сәмәркандта туган. 1965 елда гаиләсе белән Ташкәнтка күчеп килә. Әти-әнисе Ташкәнтның 186 нчы мәктәбендә укыталар[1]. Ф. Булатова да әлеге мәктәпне, соңрак Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университетын (рус. РГУФКСиТ) тәмамлаган[2].
Мәскәү «Спартагы» өчен чыгыш ясый. 1981 елда яшүсмерләр (кызлар) арасында Европа беренчелегендә җиңү яулый, ССРБның хатын-кызлар җыелмасына кабул ителә[3].
Халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа беренчелегенең 6 мәртәбә җиңүчесе, дөнья беренчелегенең 2 мәртәбә бронза медале иясе (җыелма эчендә), ТОР-12 турнирының[4] 2 мәртәбә җиңүчесе, Европа Гран-приен яулаучы (1987), Европаның өстәл теннисы берлеге бәяләмәсе буенча: континетның беренче ракеткасы (1987/1988 елгы сезон).
Тренеры – Станислав Гомозков (03.08.1948), атказанган спорт остасы.
Үз теләге белән гариза язып, ССРБ җыелма командасыннан чыгаруларын сорый[5]
1994-1996 елларда Италия командасы өчен чыгыш ясый[6].
1997 елда тренеры С. Гомозковка (ru) кияүгә чыга, Италиядә яши. Ике улы: Александр, Дмитрий (Мәскәүдә яшиләр).