Хара Березайти («Югары Хара», «Биек таулар», шулай ук Альборди) — Авестада искә алынган төньякта мифологик тау сырты. Авеста Бундахишн тексты буенча Хара Березайтига йолдызлар беркетелгән.[1]. Хара Березайтиның иң югары түбәсе булып Хукайрья (Хугар) тавы саналган.[2]. Тауның түбәсе, риваять буенча, дөнья корылышының үзәге булып тора. Бу караңгылык, авырулар һәм начар һава торышын белмәгән алкышлы урын. Бу тау өстендә Митра Илаһының сыену урыны урнашкан. Гөнаһсызларның җаннары күкләр аша Чинват күпере аша барып җиткән. Бер очы белән күпер шул тауга терәлгән булган.[3]. «Ригведа»ның «Илаһлар күңел ачу урыны» турында гимны юлламасы, фараз ителгәнчә, соңрак һинд һәм аннан бәйсез рәвештә Иран Зәрдөштлек традицияләрендә Меру һәм Хара Березайти тауларында урнашкан Илаһларның шатлыклы сыену урынна тәңгәл килә.[4]. Тау атамасыннан Иранның төньягында Эльбурс тау системасының атамасы һәм Кавказда Эльбурс тавының атамасы килеп чыккан.