Төр | дәүләт карамагында |
---|---|
Эшләү еллары | 1996 |
Адрес | 162600, РФ, Вологда өлкәсе, Череповец, Луначарский пр., 5, |
Кампус | Совет пр., 8, Совет пр., 10, Совет пр., 25, Җиңү пр., 12, Дзержинский ур., 30, М. Горький, 12, М. Горький, 14, Тынычлык ур., 7, М. Горький ур., 42, Пионер ур., 14 |
Сайт | chsu.ru |
Череповец дәүләт университеты (рус. Череповецкий государственный университет) — югары уку йорты. Ул Вологда өлкәсенең Череповец шәһәрендә урнашкан.
Төбәкнең терәк университетларының берсе.
1996 елда [1][2] Вологда политехник институтының Череповец филиалы базасында (1993 елның 1 июлендә оештырылган) Череповец дәүләт индустриаль институты (1986 елда Төньяк-Көнбатыш политехник институтының Череповец филиалындагы индустриаль факультет базасында оештырыла (Төньяк-Көнбатыш читтән торып уку политехник институтының уку-консультация бүлеге буларак 1956 елда оештырылган) һәм Вологда политехник институтының төзелеш факультеты белән Череповец дәүләт педагогия институтының (1875 елда Вологда укытучылар семинариясенән төзелгән; 1919 елда Череповец халык мәгарифе институты; 1939 елда — Череповец укытучылар институты; 1954 елдан алып — Череповец дәүләт педагогия институты) базасында төзелә.
2002 елдан бирле университетларның Евразия ассоциациясенең әгъзасы булып тора.[3]
2017 елның апрелендә төбәкнең терәк университеты булып китә.[4][5]
Университет составында биш институт:
Бер факультеты:
Университет эшмчәнлеге өч тапкыр уңышлы рәвештә бәяләү үтә: 2001 елның февралендә, 2006 елның февралендә һәм 2011 елның февралендә[9]
2005 елның сентябрь аенда [10] Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең «Бизнес өлкәсендә эффектлы партнерлык итү һәм яңа буын профессионалларын нәтиҗәле әзерләү хезмәттәшлеге өчен» дипломы белән бүләкләнә. ЧДУ эш бирүчеләр бәясе буенча, Россия территориясендәге 120 классик университет арасында 53-нче урынны били (рейтинг белгечләрдән сорашу буенча төзелгән, анда 600-ләп эш бирүче бәя биргән).
2008 елда ЧДУ СМК сыйфат сертификаты[11] ала, ЧДУ-ның сыйфат менеджменты системасы ISO 9001 стандартларына туры килә дип танылган.
Ел саен Череповец дәүләт университеты РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгының югары уку йортларын мониторлау нәтиҗәләре буенча уңышлы эшли дип табыла.