Шри Кесари Вармадэва (Халыкара Санскрит Әлифбасы Транслитерациясендә Śrī Kesarī Varmadeva дип языла) язмада язып куелган беренче Бали патшасы булган. Ул көньяк Санурда безнең эраның 914 ел белән даталанган Беланджонг баганасын ("Prasasti Blanjong") кертеп дүрт язманы чыгарган хөкемдар булган.
Шри Кесари Вармадэва дүрт язмадан мәгълүм: Беланджонг баганасы язмасы, Пенемпаһан язмасы, Малат Геде язмасы һәм Пукуһ язмасы.[1][2] Шри Кесариның барлык язмалары Гурунда һәм Сувалда (диңгез арты утраулары дип фараз ителә) һәм “төньяк”та (“кадья-кадья”), мөгаен Балиның таулы төбәкләренә карый, дошманнарына каршы хәрби җиңүләргә (“джая-стамбһа”) багышланган. Беланджонг багана язмасы Санскрит телендә дә Борынгы Бали телендә дә, ике язманы, Нагари шрифты һәм Борынгы Бали язмасын (ул Бали теле өчен дә, Санскрит теле өчен дә кулланыла) кулланып язылган.[3][4] Ул Һинд календаре Шака эрасы белән даталана, аны Дамэ безнең эраның 914 елы белән даталаган.[5][6] Өч башка язмада шул ук текстның Борынгы Бали телендә параллель юрамалары бар, алар биредә янәшә урнашкан. Дефислар укып булмаслык хәреф формаларын күрсәтә, түгәрәк җәяләр фазаз ителгән укуларга ишарә итәләр һәм өстән боҗра° вокалик “аксара” кулланылышына ишарә итә.
Пенемпаһан язмасы[7] | Малат Геде язмасы[8] | Пукуһ язмасы[2] |
---|---|---|
– – – – – – ulan phālguṇa kṛ(ṣṇa) | – śaka 835 wulan phalguna kṛsṇa – pakṣa | i śaka 835 wulan (pha)lguṇa k(ṛ)sna pa(k)ṣa pu |
– – – rṇa j– śri kaisari °ūliḥ | kittan parhajyan śṛi ke– – – | tha(-)ras(ka) parhajyan śri khesari laḥ me la – – |
– – –usuḥ – – ṅkas da watu ri wacit | – – ta musuh ro – (ngi) – tas bhagu – – – | hli musuḥ ka ingkaḥ sda – – – cihnan – – – |
– – – kadya kadya maka tka- di tuṅgala– | – –kadya kadya maksa – – – – – – – | wudpa kadya kadya maka tka di tuṅgalan |
Борынгы Бали тексты кайбер урыннарда аңлашылмый, аеруча өченче юлында. Шуннан соң барган нәрсә туры мәгънәдә түгел, ә инглиз телендә якынча парафраз булып шулай яңгырый:
835 Шака елында, Пһалгуна аенда, кимүче айда... [ягъни 914 елның 13–27 февралендә]
... Шри Кесариның сарае [яки: "патшалыгы"] ...
... дошманнар җиңелгән булган ... [Pukuh: "..ның билгесе"]
... төньякта, [алар] берлектә килгәнче [яки: "Тунггалан"да]
Шри Кесари исеме язмаларда пәйда булган беренче Бали патшасы. Беланджонг баганасы исемен Шри Кесари Варма (дэва) (A.4 & B.13) дип бирә. -deva исем өлеше ташта ачык итеп юк, әмма соңрак Бали язмаларында Вармадэва титулының киң кулланышында нигезләнгән фараз итү. Башка язмаларда аның исеме Śri Kesari дип кыскартыла, альтернатив рәвештә Śri Khesari һәм Śri Kaisari дип языла. Бланджонг баганасында Шри Кесариның титулы samasta-samanta-adhipatiḥ (B.13), ул “хөкемдар” яки “вәзир” дип түгел, ә "универсаль суверен" дип тәрҗемә ителә. Шри Кесари Вармадэва титулын (әгәр дә -deva фараз ителгән укуы кабул ителсә) кулланган беренче Бали патшасы һәм шулай итеп ул еш Вармадэва династиясенең нигезләүчесе дип таныла. Бали патшаларының берничә буыны бу титулны кулланганнар, мәшһүр Удаяна Вармадэва патшасын кертеп. [6] Шулай да, Вармадэва дигән берничә монарх бер-берсенә ничек бәйле булулары турында тәфсилле мәгълүмат әз. "Династия" төшенчәсе, бу контекстта, шулай итеп варисчылык сызыгында булган монархларга (күбрәк детальләр өчен Вармадэва династиясе мәкаләсен карагыз) түгел, ә гомумән титулларында уртак элементы булган монархлар төркеменә карый. Шри Кесари хөкеменнән барлык язмалар Шака эрасының 835 елының Пһалгуна аенда чыгарылган булган, бу якынча безнең эраның 914 елына карый.[2] Иртәрәк Бали язмаларында исемсез патшалар бар, шулай итеп Шри Кесариның хөкеме кайчан башланганына чик куеп булмый. Киләсе Бали патшасы Шри Уграсенаның иң элекке язмасы 915 елның 12 июле белән даталана,[9] шулай итеп Шри Кесариның хөкеме кайчандыр безнең эраның 914 елы һәм 915 елы арасында тәмамланган дип нәтиҗә ясарга була. Беланджонг баганасында "Бали утравы"на (Vāli-dvīpa, B.2) һәм Симһадвала сараена карый торган географик сылтамалар бар, гәрчә Дамэ аны Siṁhārccala (A.3) дип укый. Бу башка язмаларда искә алынган Шри Кесариның сарае (parhajyan) булырга мөмкин. Кайбер тарихчылар еш Siṁhadvāla-ны иртәрәк язмаларда искә алынган Siṁhamandava белән тәңгәл китерәләр, ул кайдадыр үзәк Балида дип ышаныла.[10] The National History of Indonesia, Revised Edition раслаганча "Сингһадвала һәм Сингһамандаваның ничек бәйле булулары әлегә ачык мәгълүм түгел".[11] Шри Кесари Балида Махаяна Буддачылык хөкүмәтен нигезләр өчен хәрби экспедиция алып барган Шайлендра Династиясенең Буддачылык патшасы дип фараз ителә.[12] [13] Шулай да, бу теория Шри Кесариның үз язмаларыннан тәфсилле шәһадәт белән тәэмин ителми.