Юрий Егоров | |
---|---|
Туган | 28 май 1954[1] Казан, РСФСР, СССР |
Үлгән | 16 апрель 1988[1] (33 яшь) Амстердам, Нидерланд патшалыгы[d] |
Үлем сәбәбе | смерть от СПИДа[d] |
Күмү урыны | Вестервелд[d] |
Ватандашлыгы | СССР Нидерланд патшалыгы[d] |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | пианист |
Юрий Александрович Егоров (1954 елның 28 мае, Казан — 1988 елның 16 апреле, Амстердам) — совет һәм Нидерланд пианисты.
Юрий Егоров 1954 елның 28 маенда Казанда туа. Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыган. Аның беренче укытучыларының берсе Ирина Дубинина була. Соңрак ул Мәскәү консерваториясендә Яков Закта укый.
Өч иң мөһим халыкара пианистик конкурсның өченче премиясе иясе: Маргерит Лонг исемендәге Халыкара конкурс (1971), Чайковский исемендәге Халыкара конкурс (1974) һәм Елизавета патшабикәсе исемендәге Халыкара конкурс (1975).
1976 елда Италиядәге гастрольләр вакытында сәяси сыену урыны бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Амстердамга китә, анда үзенең күптәнге партнёры Ян Брауэр (1947—1988) белән очрашкан.
Аурупа һәм АКШ буйлап гастрольләрдә булган, Ван Клиберн исемендәге пианистлар конкурсында катнашкан, анда финалга чыкмаган, әмма Егоровның манерасына сокланган тамашачылар аның өчен 10 000 доллар акча җыйганнар[2]. 1978 елның 16 декабрендә Карнеги-холлда дебют ясый. EMI лейблы өчен берничә альбом Франц Шуберт, Роберт Шуман, Фредерик Шопен һәм Клод Дебюсси фортепиано музыкасын язган, башка студияләрдә, аерым алганда, ике Моцартның фортепиано концерты, Шуберт, Брамс һәм Бартокның скрипка һәм фортепиано өчен сонаталар чыга.
Егоровны яңа Горовиц һәм яңа Липатти дип атаганнар[3]. Жан-Пьер Тиоле сүзләренә караганда, Егоров музыканы яратучыларга уенның нечкәлеге һәм ачыклыгы белән истә кала[4].
1988 елның 16 апрелендә Амстердамда БИДС белән бәйле авырулардан үлә.