Бавырҗан Байбәк

Бавырҗан Байбәк
Туган телдә исем Бавырҗан Кыдыргали улы Байбәк
Туган 19 март 1974(1974-03-19) (50 яшь)
СССР, Казакъстан ССР, Алматы
Милләт казакъ
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Казакъстан Казакъстан
Һөнәре дипломат, шәһәр хакиме
Сәяси фирка Аманат (фирка)
Җефет Җанар Ибраһим кызы
Балалар кызлары Энҗе, Җаркынай
Ата-ана
  • Кыдыргали Мөхәммәтәмир улы (әти)
  • Алтынай Көнгали кызы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре нәмзәте[d]

 Бавырҗан Байбәк Викиҗыентыкта

Бавырҗан Байбәк, Бавырҗан Кыдыргали улы Байбәк (каз. Baýyrjan Qydyrǵalıuly Baıbek; Бауыржан Қыдырғалиұлы Байбек, 1974 елның 19 март, СССР, Казакъстан ССР, Алматы) — Казакъстанның дәүләт эшлеклесе, илчелек хезмәткәре (1999―2002), Алматы хакиме (2015―2019), сәясәт фәннәре кандидаты.

КР президенты Н. Назарбаев (с) белән. 2015

1974 елның 19 мартында Алматыда туган. 1994-1998 елларда Алмания Федератив Республикасында Казакъстан президентының «Болашак» халыкара стипендия программасы буенча укый. 3 югары белеме бар: «алман теле» белгечлеге буенча Бремендагы Гёте институтын (1995), «укытучы» белгечлеге буенча Любектагы югары мәктәпне (1998), «халыкара икътисади бәйләнешләр» белгечлеге буенча Урта Азия университетын (2002) тәмамлаган. Сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Дипломатия хезмәтендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстан хакимиятендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2002-2006 Казакъстан президенты хакимиятендә төрле вазифаларда эшли, мәгълүмат һәм тәхлил бүлекчәсе мөдире, Казакъстан президенты беркетмәсе (протоколы) баш инспекторы.
  • 2006-2009 Казакъстан президенты протоколы шефы.
  • 2009 елның августыннан Казакъстан президенты хакимиятенең җитәкче урынбасары.
  • 2013 елның гыйнварыннан «Нур Отан» сәяси фиркасе рәисенең беренче урынбасары.
  • 2015 елның 9 августыннан Алматы шәһәре башлыгы (хакиме)[1].
  • 2019 елның 29 июнендә яңадан «Nur Otan» партиясе рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.[2] 2022 елның 28 гыйнварында партия съездында Токаев партия эшен тәнкыйтьләгәч һәм партия яңартуга мохтаҗ дип белдергәч, 2022 елның 2 февралендә «Нур-Отан» партиясе рәисенең беренче урынбасары вазифасыннан китә. [3]

Иҗтимагый эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Казакъ дәүләт хокук университетының багучылар шурасы рәисе (2010).
  • С. Әсфәндияров исемендәге Казакъ милли медицина университеты багучылар шурасы әгъзасы (2010).
  • Казакъстан президентының «Болашак» халыкара стипендиясе ияләре берлеге шурасы рәисе (2008).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]