Суховерко Рогво́лд Васи́льевич[3] (30 октябрь 1941, Чистай — 9 апрель 2015, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия театр, кино һәм радио актеры, дубляж һәм кинофильмнар яңгырату остасы. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2002)[4].
Рогволд Васильевич Суховерко 1941 елның 30 октябрендә Чистайда эвакуациядә туган. Әтисе-Василий Васильевич Суховерко, хәрби табиб. Әнисе-Александра Яковлевна Терентьева. Ата-аналар улын Полоцк кенәзе Рогволод хөрмәтенә аларның инде туган кызы - Рогнеда белән охшатып атарга теләделәр, әмма ЗАГС бүлеге хезмәткәре туу турындагы таныклыкны рәсмиләштергәндә исемнәрендә хата җибәрде. Нәтиҗәдә малай Рогволд исемен ала[5].
1947 елдан гаилә Ленинградта яши[6]. 1965 елда Суховерко МХАТ мәктәп-студиясен (курс җитәкчесе - Василий Петрович Марков)[7] тәмамлый, анда ул Владимир Меньшов һәм Андрей Мягков[8] белән бергә укый. Уку вакытында Көмеш гасыр поэзиясе[9] белән мавыгып китә. Уку йортын тәмамлаганнан соң "Современник" театры труппасына керә. Актер 1971 елдан Мәскәү шәһәренең Алексеевск районында яши[10].
Табигатьтән бик матур, «король» тавышы — бас-профундога ия була. Радиода, кинофильмнар дубляжында эшли[11]. Россия һәм чит ил мультипликацион һәм сәнгать фильмнарында, шулай ук компьютер уеннары персонажларында бик күп рольләрне яңгырата.
2008 елда «Зебра Е» нәшрияты тарафыннан Р.В. Суховерконың «Зигзаги» — «Современник» театры, радиода эшләү һәм концерт эшчәнлеге турындагы истәлекләр китабы дөнья күрә. Соңгы елларда 3 томда рус шигърияте антологиясен төзү өстендә эшли.
Озак еллар авыр авырый. Тәнәфестән соң кабат «Современник»театры сәхнәсендә[12] уйный. Тавышын югалткач, рольләрне сүзсез уйный[13][14]. Соңгы спектакль 2015 елның 4 апрелендә уйнала.
Рогволд Васильевич 2015 елның 9 апрелендә Мәскәүдә 74 яшендә вафат булды. 11 апрель көнне Алексеев зиратында җирләнә.
- Өлкән апасы — Рогнеда Васильевна Суховерко[15] (1927)
- Хатыны — Наталья Фёдоровна Суховерко (1945)
- Улы — Антон (1971), икътисадчы, 13 яшендә «Гостья из будущего» фильмында Коля Сулима ролен башкара[16]
- Оныгы — Юлиана, 2014 елда "Современник" сәхнәсендә "Золушка" спектаклендә уйный[17][18]
- Кызы — Александра (1973), икътисадчы
- 1973 — Бурёнка из Маслёнкино — Волк / бык Буян[22]
- 1974 — Сами виноваты — Аю
- 1974 — Алёнушка и солдат — Яшел баш Елан Горыныч
- 1974 — Приключения Мюнхаузена. Чудесный остров — Пиратлар капитаны
- 1974 — Волшебник Изумрудного города — Арыслан (отдельные серии) / стражник / Юлбарыс
- 1974 — Здравствуйте, тётя лиса! — Аю
- 1974 — Птичий рынок — Әти
- 1975 — Басни С. Михалкова — Аю
- 1975 — В стране ловушек — Күк Мерин / автомобиль / стражники
- 1977 — Два клёна — Аю
- 1977 — Праздник непослушания Арыслан
- 1978 — Сказка о потерянном времени — милиционер / эскәмиядә карт
- 1979 — Летучий корабль — Полкан
- 1980 — Всё дело в шляпе
- 1980 — Пиф-паф, ой-ой-ой! — драма театры актеры Кәккүк ролендә
- 1980 — Топчумба — Аю әти
- 1980 — Солдатская сказка — генерал
- 1980 — Почему слоны? — Пеликан / Эт / Фил /Абый / Аю
- 1980 — Акаиро — сөйләүче
- 1981 — Лето в Муми-доле
- 1981 — Кот Котофеевич — Аю
- 1981 — Он попался! — Аю
- 1981 — Девичьи узоры — укчы Влас / патша Степан / царевич Федот / Баба-Яга (один эпизод)
- 1982 — Лиса Патрикеевна — Аю
- 1983 — В Муми-дол приходит осень — Тылсымчы
- 1983 — Весёлая карусель № 15. Девочка и пираты — өч пират
- 1983 — Слонёнок и письмо — Жираф
- 1983 — Хвастливый мышонок — Болыт
- 1984 — А в этой сказке было так… — лягух
- 1984 — Горшочек каши — монах-ярма ташучы һәм шәһәр капкасы сакчысы
- 1984 — Хочу Луну — Король
- 1984 — По дороге с облаками — Фил
- 1984 — Подарок для слона — Фил
- 1984 — Синичкин календарь. Осень — Аю
- 1985 — Два билета в Индию — профессор Транкверри
- 1985 — Про зайку Ой и зайку Ай — Медведь
- 1986 — Весёлая карусель № 18. Под ёлкой — Бүре
- 1986 — Чудеса техники — профессор
- 1986 — Ценная бандероль — Аю әти
- 1987 — Музыка революции — автордан текст
- 1987 — Богатырская каша — икенче Әти
- 1988 — Лев и девять гиен — кадр артындагы тавыш
- 1989 — Записки Пирата — каравыл эте
- 1989 — Здесь могут водиться тигры — Капитан Форестер / кадр артындагы тавыш
- 1989 — Счастливчик
- 1990 — Кто там? — Әти
- 1990 — Про добро и зло, и про длинный язык
- 1991 — По лунной дороге — Үрмәкүч
- 1991 — Вампиры Геоны — Председатель комиссии КЭК
- 1991 — Синица, роща и огонь — Арыслан-патша
- 1991 — Иван-царевич и серый волк — Патша Берендей
- 1991 — Фитиль (сюжет «Просто цирк») — тамашачы
- 1992 — Капитан Пронин — внук майора Пронина — Остап Тарасович Ментура
- 1992 — Машенька — Аю
- 1992 — Эй, на том берегу! — пёс по имени Дракон
- 1992 — Самоотверженный заяц — Бүре
- 1992 — Скажи, Юпитер! — Арыслан-патша
- 1992 — На Масленице
- 1993 — Ванюша и великан — Алпамша
- 1993 — В стране Бобберов. Обед с господином Грызли — автордан текст
- 1993 — Капитан Пронин в космосе — председатель комиссии / Командор / кызыл космик пират
- 1993 — Несколько страниц из жизни призрака — Өрәк
- 1993 — На Ивана Купала
- 1994 — АМБА
- 1994 — Шарман, Шарман!-2 — Крокодил
- 1994 — Бояка мухи не обидит 3. Будь здоров, бояка! — Арыслан
- 1994 — Страницы Российской истории. Рассказ первый. Земля предков
- 1995 — Шарман, Шарман!-3 — Крокодил
- 1995 — Кот в сапогах — Херр Капут, кеше ашаучы / авыл алкоголиклары
- 1995 — Бояка мухи не обидит 5. Страшней бояки зверя нет — Арыслан
- 1995 — Бояка мухи не обидит 6. Сегодня снова понедельник — Арыслан
- 1998 — Попались все… — Аю
- 2000 — Сундук — Аю
- 2001 — Праздник — Аю
- 2003 — Грибок — Аю
- 2005 — Поединок — Аю
- 2005 — Девочка и крот — Сукыр тычкан
- Александр Гагинский. Как делают дубляж и озвучивание фильмов (неопр.). mirf.ru. Мир фантастики (17 мая 2010). Дата обращения: 21 ноября 2019.